Олы Кибәче мәчетендә Галимҗан Барудиның тормыш юлына һәм рухи мирасына багышланган дини-әдәби чара булды
Мәгълүм булганча, 2017 нче елны Татарстан Диния нәзарәте күренекле дин галиме Галимҗан Баруди елы дип игълан итте. Быел аңа 160 ел тулуны билгеләп үттек.
Безнең Олы Кибәче мәчетендә дә әдипнең тормыш юлына һәм рухи мирасына багышланган дини-әдәби чара булды. Укуларда өлкәннәр, яшьләр, мәктәп укучылары - 50 дән артык кеше катнашты. Галимҗан Баруди 1882 елда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен оештырып, 35 елга якын педагогик эшчәнлек алып бара,аның ректоры вазифасын да башкара.Менә шушы данлыклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлап,авылыбызда күп еллар имам вазифасында нык тырышлык куеп эшләүче хөрмәтле имамыбыз Рәис хаҗи чәй мәҗлесен оештыру өчен мәчеткә матди ярдәм дә күрсәтте. «Мөхәммәдия»не тәмамлап, 7 ел дәверендә мәчетебездә тәҗвид кагыйдәләре белән Коръән укырга, дин сабакларын өйрәтүче, шушы Баруди укуларын оештырган мөгәллимәбез Тәнзилә ханымга авыл халкы аеруча рәхмәтле. Укуларда Галимҗан Барудиның тормыш юлын, иҗади эшчәнлеген чагылдырып чыгыш ясаган яшь шәкертләребез Ильяс Дәүлиев, Инсаф Солтанов, мөслимә шәкертебез Әнисә Гафиятова эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Тәнзилә ханымның ярдәмчеләре Фидалия Фәйзетдинова, Рита Сабирова, Гөлфия Газизова, Нәркизә Юзеева, Айсинә Гәйнетдинова, Гүзәлия Газизова чәй табыны әзерләп, кичәдә катнашучыларны сыйладылар.
Гасимулла Рәхмәтуллин.
Олы Кибәче авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев