Җомга һәм аның әһәмияте
Исламның мөэминнәргә ихсан иткән иң олы гыйбадәт көне - Җомга көнедер. Хәдис: “Көннәрнең иң бөеге һәм иң олысы – һичшиксез, җомга көнедер. Җомга көненең Аллаһ Тәгалә каршындагы бөеклеге Корбан һәм Ураза гаетләренекеннән дә олырак. Бу көннең биш фазыйләте бар: бу көнне Адәм яратылды, шул үк көнне ул җиргә төшерелде һәм шул ук җомга көнендә вафат та булды, бу көндә барлык догаларның кабул ителү сәгате бар, кыямәт кубуы җомга көнендә булыр. һавада, җирдә яки суда нинди генә җан иясе булмасын – һәрберсе җомга көненең олылыгыннан тетрәп калтырар”.
Җомга намазы һәм җомга хөтбәсе
Кояш калыккан көннәрнең иң хәерлесе булган җомга көненең, мөэминнәрнең дини һәм иҗтимагый тормышларында бик шәрәфле урыны бар. Исеме белән Көръән-и Кәримнең бер сүрәсе исемләнгән җомга, мөэминнәрнең гыйбәдәт һәм бәйрәм көне. Җомга – мөэминнәрнең мәгънәви җыелып-киңәшләшүе ул. Җомга хөтбәләре мөэминнәр өчен бер дәрес һәм гыйлем алмашу. Җомга көне мәчетләргә ашыгып килүче мөэминнәр, тыңлаган хөтбәләр һәм кылган намазлар сәбәпле күңелләрендәге пычраклыклардан чистарынырга тырышырлар. Бу, мөэминнәргә, көнлек гыйбәдәтләреннән тыш, һәр атна саен рухи чистарыну өчен бирелә торган гыйбәдәт. Сөекле пәйгамбәребез (сагв.) бер хәдис-и шәрифендә шулай дип әйтә:
“Кем җомга көнне, госелләнеп, яхшы киемнәрен киеп һәм исле майлар сөртенеп, этешмичә мәчеткә җомга хөтбәсен тыңларга килсә, имам мөнбәргә менеп, намазыннан аерылганчыга хәтле эндәшмичә хөтбәсен тыңлап, намазын кылса, аның ике җомга арасындагы гөнаһлары гафу ителер” (Әбү Дауд, әт-Таҗ том 1: 280).
Җомга намазы фарызлылыгының дәлилләре
“Әй, иман итүчеләр, җомга көнне намазга чакырылганыгызда, Аллаһны зикер итәргә ашыгыгыз, сәүдәләрегезне дә туктатыгыз. Бу, әгәр белсәгез икән, сезнең өчен хәерлерәк. Намазларыгызны бетергәч, таралып, Аллаһ фазылыннан ризык эзләвегезне дәвам итегез, шулай гына морадларыгызга ирешерсез” (Әл-Җомга: 9-10).
Эшне туктатып җомгага бару
Җомга көнне икенче җомга азаны укылу белән, эшне калдырып мәчеткә юнәлү фарыз булып санала. Хәнәфи мәзхәбе буенча исә, манаралардан беренче җомга намазы ишетелү белән җомга фарыз булган мөселманга эшләрен калдырып намазга юнәлү фарыз була.
Җомгага бару өчен рөхсәт сорау
Җомга көне хөтбәсенә барып, намазын кылу, шартларын ташучы һәрбер мөселман өчен Аллаһ әмере – фарыз булып тора. Бу фарызны җиренә җиткерү һәр мөэминнең вазыйфасы һәм хакы. Нинди генә эштә һәм нинди генә вазыйфада булмасын, мөселманнарга бу хакларын куллану өчен мөмкинлек бирү һәркемнең бурычы. Шуңа күрә җомга көннәрне эшчеләргә, иң әз дигәндә, җомга намазы кылырдай вакыт бирүне дә истә тоту тиешле. Бу дини бер вазыйфаның үтәлүе һәм мөэминнәр арасында берлек һәм кардәшлекнең ныгаюы өчен бер шарт булып тора.
Чиста кием кию һәм исле майлар куллану
Динебез чисталык динедер. Мөселман кеше һәрвакыт һәм һәр җирдә чиста булырга, җомга көннәрне дә тагын да чистарак һәм пөхтәрәк булырга тырышачак. Җомга хөтбәләренә иң матур һәм иң чиста киемнәрен киеп килергә тырышачак. Чөнки җомга көнне чиста киемнәр киеп, исле майлар сөртенеп, тырнаклар кисеп, чәч-сакалларны тарап мәчеткә килү - җомганың фазыләтләреннәндер. Пычрак киемнәр һәм исле носкилар киеп мәчеткә килү - әдәпсезлек. Болар турында сөекле пәйгамбәребез (сагв.) хәдис-и шәрифләрендә шулай дип әйтә:
"Һәр мөселман, җомга җиткәч, тешләрен чистартып, госел алып, чиста киемнәрен киеп һәм, бар икән, исле майлар сөртенеп, мәчеткә килергә тиеш” (Тәҗрид тәрҗ. том 1: 33).
“Эш киемегездән кала җомгага бару өчен сезләр бер кат чиста кием дә тотсагыз ни күркәм булыр иде” (Әбү Дауд, Ибн-и Маҗа том 1: 279).
Җомга көнне госелләнеп, исле майлар сөртенеп, чиста киемнәр киеп, мәчеткә иртәрәк килү - бөек саваплардан санала. Моның турында пәйгамбәребезнең (сагв.) күп кенә хәдисләре бар, боларның бересе шул:
“Җомга көнне мәчетнең һәр ишеге алдына фәрештә килеп, җомгага килүчеләрне гамәлләр дәфтәренә чиратлап яза башлый. Имам мөнбәргә чыгып, хөтбәсен укый башлагач, фәрештәләр дә дәфтәрләрен ябып, имамның хөтбәсен тыңлый башлый. Шулай итеп, мәчеткә көндез иртә сәгатьләрендә килгүчеләр, бер дөялек әҗер-савапка лаек булалар, аннан соң бер сыерны корбан итеп чалган шикелле савап алырлар, аннары бер сыерлык савап хасил була. Моннан соңырак килгүчеләр – бер тавыклык әҗер-савапка, моннан соң килгүчеләр дә - бер йомыркалык әҗер-савапка лаек булырлар” (Әбү Дауд, Ибн-и Маҗа әт-Таҗ том 1: 286).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев