Полиция хәбәр итә: Шәмәрдәндә бер зат "качып" аракы сата, Сатышлы исерек хәлдә руль артына утыра
Сабада яшәүче бер адәм үзенең танышы фатирында бергәләп аракы эчкәннән соң, көч кулланып, тегесенең соңгы акчасын тартып ала.
Шәмәрдәндә яшәүче гражданин үзенең йортыннан кеше иминлеге таләпләренә җавап бирмәгән спиртлы эчемлек сата.
Шәмәрдәндә яшәүче бер ир 2009 елдан бирле балигъ булмаган улы өчен алимент түләүдән читләшеп килә. Бурычы инде 600 мең сумнан артып киткән.
Сатыш авылында яшәүче транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән була торып, исерек хәлдә кабат руль артына утыра.
Әлеге фактлар буенча кузгатылган җинаять эшләре барысы да судка җибәрелде.
Раил Гәрәев,
штаб начальнигы вазифаларын башкаручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев