Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Президенттан бүләкләр алдылар

Югары Утар балалар йорты-интернатының яңа төзелгән корпусын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә учреждение хезмәткәренә бүләкләр тапшырды. Палата шәфкать туташы Римма Шәйхетдинова "Татарстанның атказанган социаль яклау хезмәткәре" дигән мактаулы исем алды. Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен интернат директоры Имаметдин Гәрәевка, тәрбияче Фрүзилә Галимҗанова Президентның Рәхмәте...

Югары Утар балалар йорты-интернатының яңа төзелгән корпусын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә учреждение хезмәткәренә бүләкләр тапшырды. Палата шәфкать туташы Римма Шәйхетдинова "Татарстанның атказанган социаль яклау хезмәткәре" дигән мактаулы исем алды. Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен интернат директоры Имаметдин Гәрәевка, тәрбияче Фрүзилә Галимҗанова Президентның Рәхмәте белдерелде.

Котлауларны халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова дәвам итеп, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗинга, интернат хезмәткәрләре Илсия Әкбәрова, Фирдәүсә Шакирова, Азат Гатауллин, Алсу Хаҗиева, Лилия Шәяхмәтова, Райлә Хәбибрахмановага министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды.

Эльмира Зарипова шулай ук 55 еллыгы уңаеннан балалар йорты-интернатына хәйриячелек иткән Кукмара метал савытлар заводы директоры Азат Заһидуллинга, Кукмара тегү фабрикасы, Арча "Айракс" сәүдә йорты җәмгыяте җитәкчеләре Рафаэль Головка һәм Әгъләм Локмановка министрлыкның Мактау грамоталары белән бүләкләде. Хуҗалык мөдире Илнар Хуҗинга район башлыгының Рәхмәт хаты бирелде. Балалар йорты-интернаты коллективы Президентка шулай ук учреждениенең 55 еллыгы уңаеннан бирелгән микроавтобус һәм кар чистарту тракторы өчен дә рәхмәтле.

Тәрбияләнүче балалар да җавапсыз калмадылар: Рөстәм Миңнехановка интернатның үз куллары белән ясаган логотибын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев