Профсоюз кирәк ул [+фоторепортаж]
Туксанынчы еллар башында илебездә булган болганышлардан соң, җәмәгать оешмаларының күпчелеге эшләрен туктатты. Әмма профсоюз оешмасы ил күләмендә үз позициясен саклап кала алды. Барыбызның да хәтерендә гомер-гомергә профсоюз хезмәткәрләре халык мәнфәгатен кайгыртып яшәде.
Профсоюзлар нигә кирәк, бүгенге көндә әлеге берлекнең активистлары ниләр эшли дигән сорау күпләрне кызыксындыра. Бәйрәм көне якынлашканда АПК һәм барлык тармак профсоюзлары комитеты рәисе Дания Галимуллина белән берлектә райондагы медицина, мәгариф, мәдәният бүлекләрендәге профсоюз оешмалары җитәкчеләре белән очраштык. Әлеге оешмаларның һәркайсында да бәйрәмнәр, юбилейлар уңаеннан тәбрикләүләр, кайгы-хәсрәт килгәндә ярдәмләшү, ташламалы бәядән санаторий-курортларга бару кебек традицион чаралар уздырып барыла. Заманалар үзгәрә, әмма чит язмышларны хәл итүдә өлеш кертү, якыныңның кайгысын үзеңнекедәй уртаклаша белү кебек төп кыйммәтләр яши икән әле. Бу бик кадерле сыйфат. Сүз дә юк, коллективны мондый игелекле адымга предприятие профкомнары этәрә.
- Медицинада барлыгы 380 әгъза бар. Хезмәткәрләр махсус киемнәр белән тәэмин ителә. Хәл ителмәслек эшләр булганы юк. Лаеклы ялга чыкканда проблемалар килеп туа. Шул очракларда хезмәткәрләребезне яклап судта катнашырга туры килә. Күп очракта уңай хәл ителә, - ди медицина хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Илгиз Арсланов.
Мәгариф өлкәсендә исә, 35 беренчел профсоюз оешмасында 1783 әгъза исәпләнә.
Профсоюз оешмасы җитәкчесе Айгөл Шәмсевәлиева әйтүенчә, узган ел 14 әгъза ял йортларында сәламәтлекләрен ныгытып кайтса, быел санаторий-курортларда ял итүчеләр саны тагын да артты.
Мәдәният бүлеге профсоюз оешмасы да актив эш алып бара.
-Профсоюз эшен тагын да җанландыру максатыннан яшьләр берлеге төзедек. Җитәкчесе Айсу Хафизова яшьләр арасында профсоюзның кирәклеген аңлатып, яшьләрне туплый, берлеккә керүчеләр дә бар, - дип сөйли мәдәният бүлеге профсоюз оешмасы җитәкчесе Гөлсем Батырханова.
Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев