Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Район хуҗалыкларында күпьеллык үләннәр чабып, терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

Бүген үләннәрнең каротин кебек маллар өчен бик тә кирәкле, файдалы элементларга бай чагы.

Бүгенгә районда күпьеллык үләннәр 500 гектарга якын мәйданда чаптырылган. Ул көзге арыш һәм күпьеллык үләннәрдән салына. Азык хәзерләү эшенә "Туган як" җәмгыяте, "Саба" җәмгыятенең Тимершык бригадасы, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе беренчеләрдән булып кереште.

Һава шартлары, башка елдагыга караганда үзгә, шуңа да азык әзерләү бераз соңгарак калынды. 9 июньдә Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция ре­жи­мында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары-республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекчелек өлкәсендәге вәзгыять турында сүз алып барды. Печәнне чабарга бердәм керешергә һәм 25 июньгә беренче катын чабып бетерергә кирәклеген белдерде. Министр сүзләренчә, быел кукуруз үсештә артта кала. Ул - терлек азыгы балансын тулыландыруның җитди чыганагы.

"Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалында 3 июньдә узган киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин сенаж салганда технологияне төгәл үтәп, тыгызлауга зур әһәмият бирү кирәклеген ассызыклады. Күләм артыннан куып, азыкның сыйфатына һич кенә дә хилафлык килмәскә тиеш, диелде. Азыкны базларда тыгызлануын контрольгә алырга һәм югары сыйфатлы консервантлар белән эшләү бурычы куелды.

Без сенаж салуның барышы белән "Туган як" җәмгыятендә таныштык. 200 гектар мәйданны биләгән арышны биредә икенче көн рәттән сенажга массага озаталар. Сенаж ферма янындагы базга салына. Басуны бер көн алдан "Саба" җәмгыятеннән Азат Вәлиев чаптырып киткән. Бүген инде Рамил Миңнебаев "CLAAS" азык хәзерләү комбайны белән теземнәрне ваклатып олау арты олау озата.

Без кырга килеп җиткәндә комбайн Илдус Гайнетдиновның "КамАЗ" машинасына сенаж төяп бара иде.

-Кичә беренче көн чыктык, 300 тонна чамасы масса җыйдым, - ди Рамил.

"CLAAS"ның туктап торырга вакыты юк. Бер-бер артлы алты-җиде "КамАЗ" сенаж базына олау-олау яшел массаны ташып кына тора. "Саба" җәмгыятеннән килгән Ринат Габдуллин "Нью Холланд" тракторы белән ваклатылган үләнне оста итеп яхшылап таптата. "К-700" тракторында эшләүче Илсур Һадиев, "Беларусь" иярләүче Мөнәвир Гарифуллин да сенажның сыйфатлы булуы өчен тырыша.

-"Биомин БиоСтабил плюс" консерванты комбайнның үзендә 250 тоннага 1 килограмм исәбеннән салына, - ди хуҗалык җитәкчесе Илфат Мөхәммәтов.

Яшел масса өчен үстерелгән арыш җыеп алынгач, әлеге мәйданга күпьеллык үлән чәчү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев