Район мәдәният йортында хатын-кызларыбыз хөрмәтенә бәйрәм тамашасы тәкъдим ителде [+фоторепортаж]
8 Мартта район мәдәният йортында хатын-кызларыбыз хөрмәтенә бәйрәм тамашасы тәкъдим ителде. Зал тулы ханымнарны район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.
«Табигать хатын-кызга матурлык, сабырлык сыйфатлары бүләк иткән. Хатын-кыз җилкәсенә бик күп вазифалар салынган. Сез хезмәтегезне зур җаваплылык белән башкарып, гаиләдә балалар үстереп, йорт мәшәкатьләрен үз җилкәгезгә алып яшисез. Үзегезнең иңнәргә төшкән вазифаларыгызны җиренә җиткереп үтисез. Сезгә барысы өчен дә зур рәхмәт. Тормышыгыз да язның үзе кебек гүзәл булсын», - диде үз чыгышында Рәис Миңнеханов. Гүзәл затлар гүзәллек һәм җыр бәйрәмен чын мәгънәсендә олы бүләк буларак кабул итте. Районыбызның танылган сәхнә осталары, Балалар сәнгать мәктәбе укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, «Талант-шоу» конкурсы җиңүчеләре чыгышлары озак алкышланды. Бәйрәм кичәсендә төрле буын вәкилләре катнашты, ак яулыклы әбиләр залга ямь, нур өстәде. «Безне шулай зурлаулары өчен рәхмәттән башка сүз юк. Гомерем буе терлекчелектә эшләдем. Ирем Зәкиҗан белән 55 ел гомер итеп, дүрт ул, бер кыз үстердек. Улларыбыз дүртесе дә армиядә булып, үзем дә алар белән 8 ел хезмәттә булган кебек яшәдем. Вакытында хезмәтен дә куйдык, менә хөрмәтен дә күрәбез»,- дип тәэсирләре белән уртаклашты Кече Кибәче авылыннан Факихә Мусина . Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган күңелле тамаша гүзәл затларның бәйрәмен тагын да бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев