Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Район үзәк хас­таханәсе хезмәткәрләренең сак­­сыз­лык аркасында яңа туган сабый вафат булган

Агымдагы елның 10 июлендә Саба районара тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 109нчы статьясы 2нче бүлегендә каралган җинаять билгеләре, район үзәк хас­таханәсе хезмәткәрләренең үз вазифаларын тиешенчә башкармаулары сәбәпле, сак­­сыз­лык аркасында үлемгә китерү факты бу­енча җинаять эше кузгатылды. Башлангыч тикшерү күрсәткәнчә, 2017 елның 10 гыйнварында хас­таханәнең тудыру бүлегендә 1988 елгы хатынның...

Агымдагы елның 10 июлендә Саба районара тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 109нчы статьясы 2нче бүлегендә каралган җинаять билгеләре, район үзәк хас­таханәсе хезмәткәрләренең үз вазифаларын тиешенчә башкармаулары сәбәпле, сак­­сыз­лык аркасында үлемгә китерү факты бу­енча җинаять эше кузгатылды. Башлангыч тикшерү күрсәткәнчә, 2017 елның 10 гыйнварында хас­таханәнең тудыру бүлегендә 1988 елгы хатынның баласы дөньяга килә. Ике көннән көчле көзән җые­ру хәлендәге яңа туган бала республика клиник балалар хастаханәсенә китерелә һәм аңына кил­мичә март аенда үлә. Суд-медицина экспертизасы күрсәткәнчә, ул дөньяга килгән вакытта баш миенең травма алуы нәтиҗәсендә вафат булган. Хәзерге тикшерү бүлеге тарафыннан комплекс­лы оператив тикшерү чаралары күрелә. Аның нәтиҗәләре буенча бала табучыга һәм балага медицина ярдәме күрсәтүдә катнашучыларның хәрәкәт-гамәлләренә җи­наять-хокук бәяләмәсе биреләчәк.

Илназ Әхмәтҗанов,

Саба районара тикшерү бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев