Районда руль артында утыручы 10 исереккә беркетмә төзелде
Аек булмаган хәлдә руль артына утыручылар транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителүгә карамастан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен шушы рәвешле тупас бозучылар кимеми.
Быел 3 айда 26 йөртүченең канында 0,16 промилледән күбрәк алкоголь ачыклануы, ягъни 2016 елның шушы чоры дәрәҗәсендә калуы шул хакта сөйли. Шул исәптән ЮХИДИ инспекторлары 10 исереккә беркетмәне март аенда төзеделәр. Шуларның икесенә - Түбән Шытсу авыл җирлегеннән М.га һәм Теләче районыннан килгән Ф.га исерек хәлдә машина йөрткән өчен җаваплылыкка тартылганнан соң бер ел да узмыйча кабат аек булмаган килеш руль артына утырулары сәбәпле җинаять эше кузгатылды. Әйтергә кирәк, М.ның 2014 елда да юл хәрәкәте кагыйдәсен шушы рәвешле тупас бозуы билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев