Райондашларыбыз “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” исемле республика бәйгесендә җиңү яулап кайттылар
14 февральдә Биектау районында "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" исемле республика бәйгесенең зона туры булды. 1998 елдан бирле уздырылучы әлеге бәйгедә республика район-шәһәрләреннән ир-егетләр һәм хатын-кызлар катнаша.
Республика бәйгесе актив тормыш алып баручыларның җәмгыятьтә һәм гаиләдә тоткан урынын, намуслы хезмәтләрен халыкка күрсәтә. Зона турында республиканың Арча, Апас, Әтнә, Балтач, Биектау, Лаеш, Кукмара, Саба, Питрәч, Теләче районнарыннан килгән конкурсантлар катнашты. Бәйгедә 11 районнан 34 кеше чыгыш ясады.
"Безнең районнан катнашучылар биш номинациядә тәкъдим ителде. "Хатын-кыз - ана" номинациясендә Югары Симет авылыннан Рушания Шамилова чыгыш ясады. Ул җиде бала үстергән мәрхәмәтле ана буларак, аналарның олы йөрәкле булуын тасвирлады.
Шәмәрдән мәдәният йорты директоры Рушания Хаҗиева "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясе буенча катнашып, мәдәният хезмәте аша кешеләр күңелендә рухи байлык тәрбияли алуына инандырды. "Туган як" җәмгыяте сыер савучысы Кадрия Ибраһимова авылга, терлекчелеккә мәхәббәтен озак еллар буе хуҗалыкта эшләп исбатласа, "Язмышым - һөнәрем" номинациясендә тагын бер тапкыр күрсәтте. Сәләтле балаларга белем бирү мәктәбе директоры Ләйсән Билалова "Хатын-кыз - лидер" номинациясендә максатчанлык, тырышлык аша югары үрләр яулап, балаларны яратсаң гына мәгариф өлкәсендә уңышларга ирешеп буласына төшендерде. Заман белән бергә атлап бару өчен мәгариф өлкәсендәге яңарышлар, чит телләрне камил өйрәнү кирәклеген дә үз чыгышында ачып бирде. Саба "Олимп" балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе, Саба йөзү бассейны, спорт комплексы директоры Рифат Хисамов "Ел ир-аты" номинациясендә чыгыш ясап, спортка мәхәббәтен, сәламәт яшәү рәвеше алып барганда хезмәттә дә, гаиләдә дә уңышларга ирешеп яшәү мөмкин икәнлеген күрсәтте", - ди район хатын-кызлар советы рәисе Дания Галимуллина.
Конкурсантларның һәрберсен үз номинацияләрендә җиңү яулаулары белән тәбриклибез һәм уңышлар телибез.
Зәмирә Сәмигуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев