Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбызда кайсы авылда ничә сыер көтүгә чыга? [статистика]

Яз килүне, табигать яшелләнүне терлекләр дә көтә. Абзардагы сыерлар җылы көннәр килүне сизеп, яшел үлән ашарга мөгри. Быел көннәр салкын тору сәбәпле, авылларда көтү соңрак чыкты.

Көндез утлыкларына печән саласы булмагач, сыер тотучылар, ниһаять, иркен сулыш алды. Тизәгенең кырда калуы да бер мәшәкатьтән коткара бит әле. Элек Эзмә авылында сабантуйда гына көтү чыкмый иде. Ул көнне көтү чираты туры килгән кешенең дә мәйдан карыйсы килә бит. Менә шул көнгә сыерга каяндыр печән чабып алып кайтасы була һәм ул техникасыз кешегә проблемага әйләнә. Хәзер хәлләр башкарачак. Сыерын җәй буе абзарда тотучылар бар. Урам тутырып сыеры-кәҗәсе-сарыгы көтүдән кайткан чакларны сагынып искә алырга гына калып бара кайбер авылларда. Бүгенге вәзгыятьне ачыклау йөзеннән авыл җирлекләре Советларына, сездә көтү чыгамы, дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Шунысы куанычлы, без шалтыраткан җирле үзидарәләрнең күпчелегендә сәркатиплардан уңай җавап алдык. Әйтик, Тимершык авылында өч сыер көтүе чыгаралар. Икесендә уртача - 60-70, берсендә 30лап сыер йөри һәм көтү чираты ике яки бер айдан соң гына килеп җитә. "Субсидия бирелә башлагач, хуҗалыкларда мөгезле эре терлек арту ягына үзгәрде. Бездә күпләп сарык асраучылар да бар, аларны көтүдә хуҗалары үзләре йөртә. Маллар урамда үз иркендә йөрергә тиеш түгел",- ди җирлек башлыгы Айдар Хаҗиев. Ә менә шушы җирлеккә кергән 10-15 ел элек кенә һәр хуҗалык капкасыннан башта сыер, аның артыннан башмак тана кереп киткән Сабай авылында көтү туктаганына икенче ел икән. "Бетте маллар. Авылда 4 кенә сыер калды",- диде кайчандыр өй борынча көтү чиратына әйтеп йөргән Кадрия Галихуҗина. Көтүсез авылның, билгеле инде, киләчәге юк дигән сүз. Сабайдан ерак кына түгел Олы Шыңар авыл җирлегенә кергән Чулпычта да көтү туктаган. Гомумән, кечкенә авылларда көтү бетеп бара. Елышта да, сыерлар аз булгач, көтү чираты тиз килеп җитә башлагач, "сөтлебикәләр"не арканлап кына куя башлаганнар. Ни хикмәттер, зур авыл Татар Икшермәсендә дә 3-4 ел көтү чыкмый икән. Моның сәбәбен авыл аксакалы Хаҗип абый Нәзировтан белештек. "Мал аз, 120дән артык хуҗалыкка 20-30лап сыер калды. Күпләр бозау үстереп сую яки сатуны кулай күрә"- диде ул.

Иң нык "шәһәрләшкәне" Эзмә авыл җирлеге булып чыкты. Биредә берничә ел инде Өтернәс, Эзмә авылларында көтү чыкмый. Пүкәлдә дә көне буе сыерлар артыннан чабып йөрүдән ваз кичкән булганнар. Абзарда яткырудан туйгач, быел 15ләп сыер янәдән көтүгә чыгарыла башлаган. "Эзмәдә дә сыерын көтүдә йөртергә теләүчеләр бар, әмма моңа каршылар да байтак. Иркенлек булган урыннарда яшәүчеләр сыерларын арканлый. Олыязда исә малларын көтүдә йөртүчеләр дә, арканлаучылар да бар. Халык көтү мәсьәләсендә икегә бүленде хәзер. Авылда сыерлар да күп түгел. Безнең күршедә яшәүчеләрнең дә сыерлы буласылары килә, әмма бәясе кыйммәт, 70 мең түләп алырга хәлләреннән килми",- дип мәсьәләгә ачыклык кертте авыл җирлеге сәркатибе Фирүзә Хафизова.

Ә статистикага күз салсак, агымдагы елның 1 апреленә шәхси хуҗалыкларда 2522 сыер барлыгы билгеле. Дәүләткә барысы 67712 центнер сөт сатылган. Литрын 18 сумнан исәпләгәндә, бу гаилә бюджетына 121 миллион 881600 сум өстәмә керем дигән сүз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев