Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ришвәт җәзадан коткармый

Республикада яшәүчеләр дә коррупциянең нәр­сә икәнлеген яхшы беләләр. Ришвәт алу буенча беренче өчлеккә керүчеләр арасында ЮХИДИ хезмәткәрләре дә бар. Кайда ничектер, әмма райо­ныбызда җәзадан котылып калу өчен аларга ак­ча төртүнең кыен икәнлеген байтак автомобиль йөртүчеләр үз мисалларында белә. Күптән түгел ге-­н­ә район судында ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте инс­­пекторына ришвәт тәкъдим иткән...

Республикада яшәүчеләр дә коррупциянең нәр­сә икәнлеген яхшы беләләр. Ришвәт алу буенча беренче өчлеккә керүчеләр арасында ЮХИДИ хезмәткәрләре дә бар. Кайда ничектер, әмма райо­ныбызда җәзадан котылып калу өчен аларга ак­ча төртүнең кыен икәнлеген байтак автомобиль йөртүчеләр үз мисалларында белә. Күптән түгел ге-­н­ә район судында ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте инс­­пекторына ришвәт тәкъдим иткән өчен Явлаштау авылында яшәүче 1981 елгы Г.га карата кузгатылган җинаять эшен карады. Ул быел 17 апрельдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмыйча, аек бул­маган хәлдә машина белән идарә иткән өчен тоткарлана. Алкотестерга өргәч, Г. сулап чыгарган һа­вада 0,415 мг/л алкоголь барлыгы ачыклана. Икенче көнне инспектор белән сөйләшү ЮХИДИнең район бүлекчәсе административ бинасы кабинетында бара. Аек булмаган хәлдә автомобиль йөрткән өчен 30 мең сум штраф та түләргә туры киләчәген яхшы белгән Г., җәзадан котылып калу нияте белән инспектор өстәлендәге ежедневник эченә 10 мең сум акча салып куя. Инспектор әлеге факт турында икътисадый җи­наятьләр белән эшләүче оперуполномоченныйга хәбәр итә.

Хәзер Г.га үзенә карата чыгарылган хөкем карары нигезендә хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу юлы белән 3 ай төзәтү эшләрендә йөрергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев