Саба район үзәк хастаханәсенә балалар өчен аерым хирург булмасмы, дип мөрәҗәгать иткәннәр
"Ак Барс-Мед" иминият компаниясе медицина учреждениеләрендә "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүләрне практикага керткәннән соң республикада 179 очрашу үткәрелгән, аларда 1800гә якын кеше катнашкан. Компаниянең Казан филиалы директоры Рәшит Абдуллин район үзәк хастаханәсендә социаль яклау идарәсе, ветераннар, инвалидлар оешмалары вәкилләре, табиблар катнашында узган сөйләшүдә әнә шулай дип белдерде. Иң мөһиме, "Түгәрәк өстәл"нең...
"Ак Барс-Мед" иминият компаниясе медицина учреждениеләрендә "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүләрне практикага керткәннән соң республикада 179 очрашу үткәрелгән, аларда 1800гә якын кеше катнашкан. Компаниянең Казан филиалы директоры Рәшит Абдуллин район үзәк хастаханәсендә социаль яклау идарәсе, ветераннар, инвалидлар оешмалары вәкилләре, табиблар катнашында узган сөйләшүдә әнә шулай дип белдерде. Иң мөһиме, "Түгәрәк өстәл"нең медицинага кагылышлы башка проблемаларны хәл итүдә нәтиҗәсе бар. Очрашуда катнашучыларның 74 проценты әлеге практиканың гамәлгә кертелүен кирәк тапкан, сәламәтлек саклау эшенең яхшыртуга китерүен таныган. Соңгы ярты елда компаниягә медицина хезмәтенә карата бирелгән шикаятьләр дә кимегән. Авыруларның гозере булганда, иминиятләүче оешма ярдәмгә әзер. Әйтик, стационарда дәваланучыга даруны түләп алырга тәкъдим иткәннәр икән, бу законлы түгел һәм гариза язып түләнгән акчаны кире кайтарып алырга мөмкин. Республика хастаханәләре былтыр үз ирекләре белән барысы 146 мең сум акчаны кире кайтарганнар. Баш табиблар моны эшләргә теләмәгән очракта, мәсьәлә суд аша хәл ителә. Былтыр суд карары нигезендә авыруларга 390765 сумлык дару акчасы кире бирелгән. Әмма сүз махсус исемлеккә кертелгән дәвалау препаратлары турында гына бара. Авыруның түләүсез аспириннан баш тартып, исемлектә булмаган башка даруны түләп алырга хакы бар. Моның өчен ул табиб исеменә гариза язарга тиеш. Сораулар туган очракта компаниянең контакт үзәге телефонына (8-800-500-03-03) шалтыратырга тәкъдим ителде.
-Тәүлек буе эшли, татарча да сөйләшергә була, шалтырату түләүсез. Номерны кесә телефонына кертергә һәм түләп дару алырга тәкъдим булуга яки табиб дорфалык күрсәтүгә яисә башка төрле проблемалар килеп чыгуга ук элемтәгә керергә кирәк. Мәсьәлә шунда ук та хәл ителергә мөмкин,- дип аңлатты Р.Абдуллин. Филиал директоры яңа бердәм үрнәктәге медицина полисларын алуны да сузмаска чакырды.
"Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүдә катнашучылар хастаханәдә чиратларга, урын өстендә ятучыларга инвалидлык бирүгә, түләүле поликлиникалар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар бирделәр.
-Балалар өчен аерым хирург булмасмы икән? Ярты ставкага травматолог штаты кертү турында да сорыйлар,- диде Саба шәһәр җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Фәния Шәмсетдинова.
Баш табиб Зөфәр Сираҗиев әлеге сорауга җавап биргәндә, әгәр дә андый мөмкинлек булса, поликлиникада кардиолог, онколог штатлары булдыруның кирәгрәк икәнлеген аңлатты. Ә күренү өчен участок терапевтын сайлау пациентларның үз ихтыярында. Моның өчен 1 ноябрьгә кадәр баш табиб исеменә гариза язарга кирәк һәм анда пациент сайлаган табибның "каршы түгел" дигән ризалыгы булуы гына шарт.
Рәшит Абдуллин "Түгәрәк өстәл"дә күтәрелгән мәсьәләләрнең үтәлешенә ярты елдан әйләнеп кайтылачагын белдерде. Шулай ук әлеге очрашуда һәм инвалидларның медицина хезмәте сыйфатына карата фикерен белү өчен оешма җитәкчесе Альфред Габдерахманов үткәргән сораштыруда катнашучылар тутырган анкеталар да өйрәнеләчәк.
Фәнил Мәүлетов.
Нурхан Дәүләтов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев