Саба районында чәчүгә әзерләнәләр
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бер гектар чәчүлек мәйданга 65 килограмм исәбеннән ашлама кертергә киңәш итә, шул чагында гына яхшы уңышка өмет итәргә мөмкин.
Район аграрийлары да шул максатка ирешүне бурыч итеп куя. Хәзерге вакытта язгы кыр эшләренә бер гектар чәчүлек мәйданга 40 килограмм тәэсир итүче матдә исәбеннән минераль ашлама әзерләгән. Моннан тыш көзге культураларга 16 килограмм тәэсир итүче матдә исәбеннән ашлама кертелгән. Әле тагын бүленеш бар һәм хуҗалыклар гектар көчен арттыру өчен министрлык куйган максатка ирешү чаралары күрүне дәвам итә. Гомумән, аграрийлар быел бюджеттан субсидияне акчалата түгел, ә ашлама белән ала. Ашлама Шәмәрдән базасында һәм хуҗалыкларның үзләрендә туплана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев