Саба районында тугыз айда 326 беркетмә төзелгән
Районыбызда торак пунктларның төзеклеген тәэмин итү максатында күп эшләнә. Хезмәт коллективлары белән берлектә территорияләрне, урамнарны, елга-ерганаклардагы санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү чаралары күрелә, оешмалар биләмәләрне тәртипкә китерә, чәчәк түтәлләре ясала. Әмма торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүчеләр дә байтак булды. Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршында административ комиссиядә моның өчен 9 айда физик...
-Шушы чорда барысы 30 утырыш үткәрелде. Төзелгән беркетмәләр нигезендә салынган штрафларның 258 мең сумын гражданнар ирекле рәвештә түләсә, 32 беркетмә буенча 98500 сум мәҗбүри тәртиптә эзләп алу өчен суд приставларына җибәрелде һәм шуның инде 70,5 мең сумы түләттерелде. Беркетмәләр күбрәк Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы кодексының 3.6нчы маддәсе нигезендә территорияләрне төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен төзелә һәм 2000нән 3500 сумга кадәр штраф салына. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу кабатланса, штраф күләме 3500дән 5000 сумга кадәр арта,- ди комиссия әгъзасы Альбина Исхакова.
Ягъни кайберәүләр һаман үз җир биләмәләреннән читтә - капка төпләрендә, тыкрыкларда, бакча башларында агач, төзелеш материаллары, калдыклары, сүтелә башлаган техникасын саклавын дәвам итә. Югыйсә торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләре буенча, төзелеш материалларын үз территорияңнән читтә бары тик авыл һәм шәһәр җирлекләре башкарма комитетларының язмача рөхсәтләре белән генә вакытлыча саклап торырга мөмкин. Чүп-чарны елга буйларына ташлаучылар исә гомумән экология белән исәпләшми дигән сүз. Ни кызганыч, андыйлар да бар. Комиссия утырышларында хәтта туалет чиләкләрен дә елга буена бушатучыларга да җавап тотарга туры килгән. Шулай ук капка төпләрендә машина юучылар да, этләрен борынчыксыз йөртүчеләр дә (3.7нче маддә) комиссиянең игътибарыннан читтә калмаган. Кәҗә-сарык ише йорт терлекләрен урамга чыгаручыларга исә авылдашлары да түзеп тора алмый. Альбина Исхакованың әйтүенчә, бер авылда бозау күршесенең бакчасына кергән, түтәлләрне таптаган. Хуҗасына штраф түләргә туры килгән.
Билгеле, санкцияләр үз максат түгел. Комиссия рейдларының нәтиҗәсе барыннан да элек торак тораклар төзекләнә баруында күренергә тиеш. Мисалга, Шәмәрдәндә чисталыкка битараф караучыларга барысы 40 беркетмә төзелгән һәм шуның нәтиҗәсе буларак торак пунктның чисталыгында уңай күренешләр бар.
Буш, хуҗасыз йортларга килгәндә, проблема барлык авылларда да күзәтелә. Аларны сүтәргә, яисә киртәләп алып, чиста, төзек хәлдә тотарга кирәк. Сүтә башласаң, хуҗалары да табылачак.
Торак пунктларда тышкы мәгълүмат өчен элмә такталарны, белдерүләрне дә дөрес урнаштыру да мөһим. Алар моның өчен билгеләнмәгән урыннарга куелса яки тиешле тәртиптә булмаса, санкцияләр кулланыла. Бу очракта башта кисәтү белән чикләнергә мөмкин (3.5нче маддә). Административ комиссия тарафыннан әлеге маддәгә нигезләнеп 9 айда физик һәм юридик затларга 80 кисәтү белдерелгән. Штрафлар салына калган очракта суммасы гражданнарга 2000-3500 сумга, вазифаи затларга - 15000-30000, юридик затларга 500 мең сумга җитәргә мөмкин. Бер ел эчендә кагыйдә бозу кабатланса, штрафлар ике тапкыр диярлек арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев