Саба районында ВИЧ-инфекцияләнүнең 21 очрагы теркәлде
Татарстанда 5-14 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры китереп, ВИЧны түләүсез тестлаштыру ункөнлеге үтәчәк.
Бу - бөтен гаилә сәламәтлеге өчен мөһим чара. Хәзерге көндә Татарстанда Россиядә ВИЧ-инфекциянең 21675 очрагы теркәлгән. Учетта 12883 кеше тора һәм 2006 елдан бирле инфекциянең җенси юл белән күчүенең артуы күзәтелә. Саба районында 1 июльгә ВИЧ-инфекцияләнүнең 21 очрагы теркәлде. Вирус җенси юл белән, стериль булмаган инструментлар (наркотик матдә кадаганда, маникюр, татуировка ясаганда) кулланганда һәм йөклелек вакытында ВИЧлы анадан балага йога. Иммун җитешсезлеге синдромы башлангач, кеше төрле йогышлы чирләрдән, онкология авыруларыннан интегә. Мондый күңелсез хәлгә юл куймас өчен вакытында тикшеренергә һәм дәвалану курслары үтәргә кирәк. Иртә диагностика сәламәтлекне саклап калырга булыша. ВИЧны ачыклау өчен тест узарга канны Саба үзәк һәм Шәмәрдән участок хастаханәләре процедура кабинетларында бирергә, ФАП фельдшерларына мөрәҗәгать итәргә була. Табиб-эпидемиологларда консультация алырга мөмкин.
Резеда Фәттахова,
район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев