Саба сөт-май комбинаты җитәкчесе Заһир Һадиев: "Акырып-бакырып җитештерүчәнлекне арттырып булмый"
Кемдер булырга, күңеленә хуш килеп торган һөнәр сайларга балачактан кызыгасың икән, максатка ирешүдә кыенлыклар куркытмый. Теләче районының Яңа Җөри авылы кызы Венера да яшьтән лаборант булырга хыяллана.
"Исеме дә матур яңгырый, ак халат киеп эшләүләре дә җанга ятышлы тоела иде. Рәсемнәре газеталарда чыга. Кызыктым бит лаборант булырга",- дип искә ала ул мөстәкыйль тормышка аяк басу өчен юллар чатында торган чагын. Шулай итеп, Венера, уку йортларыннан тулып торган Казан калаларын узып китеп, Бөгелмә һөнәр училищесына укырга керә. Ара ераклыгы да, кыш буе йомычка ягып чыгучы әбидә фатирда тору мәшәкатьләре дә куркытмый.
Инде Венера Миңнегалиеваның Саба сөт-май комбинатында лаборант булып эшли башлавына 40 ел тула икән. Хезмәт юлын Олы Нырсы авылында урнашкан сепаратор пунктында башлый, тәҗрибә туплый, башкарган вазифасының нечкәлекләренә өйрәнә. Еллар узу белән үз эшенең остасына әйләнә. Хәзерге вакытта Венера - комбинатта әзер продукция контролеры. Кулланучыларга ГОСТ таләпләренә җавап бирмәгән сыр һәм май җибәрелмәскә тиеш. Венера шул максаттан махсус приборлар ярдәмендә сөттән җитештерелгән көндәлек продукциянең дымлылыгын, майлылыгын билгели, тиешле нәтиҗә ясый, барысын да журналга теркәп бара. Шунысы куанычлы, әзер продукцияне сыйфатсыз буларак гамәлдән чыгарырга туры килгәне юк. Чөнки цехларда үз хезмәтләренең осталары эшли. Әйтик, май ясаучы Илсөяр Абдулла кызы Шәйхетдинова хезмәтендә күпләргә үрнәк. Әтисенең исеме белән язуның сәбәбе шул: цехта Илсөяр Шәйхетдиновалар икәү икән. Монысы өлкәнрәк һәм чирек гасыр хезмәт стажы бар. "Комбинат - икенче йортыбыз. Төп йорттагы тормыш хезмәт урынына бәйле. Шушында эшләп, тиешле хезмәт хакларын алып, көнкүрешне алып барабыз. Соңгы вакытта барыбызны да борчыган натуралата түләүләрнең бетүе дә куандыра",- ди Илсөяр. Хезмәттәшләре дә махсус белемле белгечләр. Кырык елга якын эшләүче өлкән лаборант Галия Мәүлина быел "Үз һөнәренең остасы" булып та танылды.
Комбинатта ир-егетләр дә күбәйгән. Сыр эшкәртү цехы аппаратчысы Альберт Тимергалиевның бирегә эшкә килгәненә ун ел икән. Әтисе дә шушында эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Альберт сыр ясау өчен кайнатып биргән сөт һәрчак тиешле температурада булыр. "Зарланырлык түгел. Ике көн эшләгәч, ял итәбез. Шуннан чыгып исәпләсәң, түләүләр дә начар түгел",- ди Альберт.
-Хезмәт хакларын арттыра алуыбыз нәтиҗәсендә эшкә хезмәт сөючән кешеләр килде, кадрларны сайлап алу мөмкинлеге туды,- диде безгә комбинатның башкарма директоры Заһир Һадиев. - Хәзерге көндә кеше факторын җитештерү процессына оптималь җәлеп итү өчен шартлар бар. Акырып-бакырып җитештерүчәнлекне арттырып булмый. Кеше үз-үзен эшләтсен өчен этәргеч кирәк. Әйтик, 6 мең сум хезмәт хакы түләнгән каравылчыга караганда, 10 мең алганы вазифасын яхшырак башкара. Без шуңа ирештек. Башка төрле эш башкаручылар белән дә шулай.
Заһир Һадиев комбинатның "мәңгелек" проблемасы - табигатьне пычратудан туктатуны да якын көннәрдә тормышка ашачак хыял дип саный. "Һәрхәлдә шуңа омтылыш бар,- ди ул.- Әгәр чистарту корылмасы юк икән инде, һич югы, пычрак суларны ташып түгүне хәл итә алабыз. Әлбәттә, үзкыйммәткә сугачак. Әмма Сабаның саф чишмә суларын пычратуны туктата алмасак, без киләчәк буыннар алдында кем булабыз дигән сорау бар. Менә шул ягын да уйларга кирәк. Һәрхәлдә комбинатның киләчәге бар. Эшкәртү системасын югалтмасак иде.
Комбинат коллективы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен әнә шуңа ышаныч белән билгеләп үтә.
Фәнил Мәүлетов.
Нурхан Дәүләтов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев