"Саба таңнары" газетасын Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүчеләр дә яздырып укый (фото)
Газета - солдатка бүләк
2016 ел төгәлләнүгә таба бара, димәк, матбугатка язылу чоры да ахырына якынлаша. Абунә мәгълүмат бирүнең электрон чаралары үсеш алуы шартларында барды, шунлыктан кампания барышында төрле акцияләр ярдәмен нык тойдык. Әйтик, районыбызда яшәүчеләр "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге башлангычы белән оештырылган "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясенә дә теләп кушылдылар. Шуның нәтиҗәсе буларак, күп гаиләләргә һәм балалар шау-шавы инде тынган йортларда яшәүчеләргә дә ялгызлыкта иптәш, сердәш булып "Саба таңнары" газетасы килеп торачак. Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең дә кайбер көннәре озак үтә, кайчак минутлар сәгатьләр булып тоела. Әмма биредә өлкәннәргә мәгълүмати дөньядан аерылырга ирек куймыйлар. Картлар йорты-интернаты директоры Илһам Һашим улы Нургалиев тарафыннан ел саен учреждениедә абунә оештырыла. Җитәкче быел акциягә кушылып, авырдан йөрүче өлкәннәрне "Саба таңнары" газетасына үз бүлмәсендә укыр өчен дә яздырды. "Илһам бик яхшы кеше, аны тыңламыйча булмый. Рәхмәттән башка сүзем юк. Шәлемне ябынсам, килешерме?",- диде баштарак фотога төшәргә читенсенгән Ләлә апа Сабирҗанова.
Безне Урман музеенда да җылы каршыладылар. Мөдир Рузия Газизуллина "Саба таңнары"на инде язылырга өлгергән икән. "Лесхозда тагын бер шагыйрә килеп чыкты бит әле. Шундый матур аның шигырьләре, сәгатьләр буе яттан да сөйли ала. Бәлки газетага да бирерсез, әле "Саба таңнары"на да язылырга өлгермәгәндер, улын армиягә озатып йөрде. Сөйләшерсез, алып барыйм әле сезне аның янына",- дип җанланып китте музейда эшләүче Шәмсегөл ханым. Шагыйрә дигәнебез агач эшкәртү комбинаты эшчесе Нина Спиридонова булып чыкты. Язган шигырьләре белән инде бер калын дәфтәр тулып килә.Аларны тирән хискә бирелеп укыганын игътибар белән тыңладык, аеруча уңышлы дип табылганнарын редакциягә җибәрергә тәкъдим иттек. "Чыннан да, шигырем басылган газетаны улыма җибәрсәм, бүләк булачак", - диде ул "Саба таңнары"на берсүзсез язылырга ризалыгын биреп.
Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.
Фәнил Мәүлетов. Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев