Сабада балаларга хокукый ярдәм күрсәтәчәкләр
"Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында"гы Федераль законны тормышка ашыру максатында 18 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк.
Бу көнне опека, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, районда балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре буенча түләүсез консультация бирүгә багышланган чаралар үткәреләчәк. Мәгариф учреждениеләрендә башкарма хакимиятнең федераль, республика территориаль органнары, җирле үзидарә органнары, социаль яклау органнары, балигъ булмаган балаларның эшләре белгечләре, адвокатлар катнашында балалар хокукларын яклау проблемаларына багышланган лекцияләр үткәрү дә планлаштырыла. Аларга ятим, инвалид балалар, караучысыз калган балалар, аларның законлы вәкилләре, үз гаиләләренә тәрбиягә бала алырга теләүчеләр үзләренең сораулар җиткерә алачаклар.
Түләүсез хокукый консультация бирү иртәнге 8дән 11.30 сәгатькә кадәр Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасында (Байлар Сабасы, Гали Закиров урамы, 52, 123нче кабинет) үткәрелә. Шул ук көнне гражданнар Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан үзләрен кызыксындырган сорауларны albert.minikev@tatar.ru. электрон почтасына юллый алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев