Сабада мөһим территорияләр видеокүзәтү астына алыначак
Видеокүзәтү - куркынычсызлык системасының аерылгысыз өлеше. Ул территорияләрне (объектлар) күзәтү, шулай ук бу мәгълүматны вакытка саклау мөмкинлеге бирүче программа-аппарат җиһазлары комплексыннан гыйбарәт. Билгеле булганча, Саба Татарстанда беренчеләрдән булып, "Имин шәһәр" программасына керде. Аның кысаларында мөһим территорияләр видеокүзәтү астына алына. Бу турыда әлеге эшләрне башкаручы оешма - "Таттелеком" акционерлык җәмгыятенең Саба...
Видеокүзәтү - куркынычсызлык системасының аерылгысыз өлеше. Ул территорияләрне (объектлар) күзәтү, шулай ук бу мәгълүматны вакытка саклау мөмкинлеге бирүче программа-аппарат җиһазлары комплексыннан гыйбарәт. Билгеле булганча, Саба Татарстанда беренчеләрдән булып, "Имин шәһәр" программасына керде. Аның кысаларында мөһим территорияләр видеокүзәтү астына алына. Бу турыда әлеге эшләрне башкаручы оешма - "Таттелеком" акционерлык җәмгыятенең Саба электр элемтәсе бүлеге начальнигы Алмаз Галиев сөйли:
-Практика күрсәткәнчә, камералар террорчылык актларын, экстремизм күренешләрен ачуга да, җинаятьләрне киметергә, иминлек дәрәҗәсен арттырырга да ярдәм итә. Димәк, хәзерге вәзгыятьтә әһәмияте күз алдында. "Имин шәһәр" программасы буенча Сабаның урамнар кисешкән, шулай ук юл-транспорт аварияләре ягыннан аеруча куркыныч урыннарда камералар кую каралган. Бу эш башланды инде. Төгәлрәк әйткәндә, Гали Закиров урамына ("Ак Барс мед" офисы каршы) - 2, "Татфондбанк" бинасы янына -1, Закир Йосыпов урамындагы үзәк мәйданга - 2, гимназия каршындагы урамга (4 катлы йорт каршы) -1, Кол Гали (аграр көллият яны) һәм Мәктәп урамнарына (спорткомплекс яны) берәр күзәтү җайланмасы урнаштырылачак. Видеоязмалар сыйфатлы булачак, алар 150 метр арадан кешенең йөзен генә түгел, ә машина номерын да күрү мөмкинлеге бирәчәк. Төнлә исә 50 метр араны күзәтеп була. Мондый төрдәге камераларның язмалары бер ай саклана. Видеокамераларны ремонтлауны элемтә бүлеге үз өстенә ала, чөнки җиһазлар 5 ел дәвамында оешма балансында булачак.
Шулай ук Саба муниципаль районы хакимияте тарафыннан да гомуми кулланыштагы урыннарда (урамнар, чатлар, халык күп була торган мәйданнар) видеокүзәтү системасын үстерү чаралары эшләнде. Аның кысаларында Сабага 4 яктан килеп керү юллары булып саналган Завод, Вахитов, Тукай, Гадел Кутуй урамнары башына, боҗрага, "Олимп" стадионы янына - барысы 7 камера кую турында карар кабул ителде. Аларда мәгълүмат 14 көн дәвамында сакланачак.
Моннан тыш "Имин ишек алды" программасы нигезендә күпфатирлы йорт биләмәләренә дә 70тән артык камера кую буенча сөйләшүләр алып барыла. Әлбәттә, моның өчен торак милекчеләренең ризалыгы кирәк булачак. Шунысы бар: видеокүзәтү гомуми милеккә (домофон, балалар мәйданчыкларындагы җиһазлар һ.б.) зыян салу очракларын тиз арада фаш итү мөмкинлеге бирә. Шулай ук фатирлар, подваллар, гаражлардан әйбер урлау, машинаны алып китү очракларын оператив ачу өчен дә кирәк ул. Мондый төрдәге камераларның язмалары бер атна саклана. Йортларда яшәүче һәр кеше, теләсә кайсы урында булуына карамастан, смартфоннан, компьютердан үзенең ишек алдында нәрсә барганлыгын онлайн күзәтеп тора яки 1 атналык язманы кирегә әйләндереп тә карый алачак. Ишек алды чистартылганмы, чүп-чар түгелгәнме икәнен контрольдә тоту да уңайлана.
Гомумән, видеокамералар иминлекнең мөһим элементына әйләнәчәк. Күзәтү чарасы оешмаларны да кызыксындыра, ләкин бу хезмәтне арзанракка күрсәтүчеләрне эзләүчеләр һәм соңыннан видеоязмаларның сыйфаты начар булудан зарланучылар да бар. Кешене аерып, машина номерын укып булмый һәм башкалар. Саран ике түли диләр, бу мәсьәләдә үкенерлек булмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев