Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада - Рамазан ае: ифтар мәҗлесләре гөрли, тәравихны төрекләр укыта... [+фотолар]

Мөселман календарендәге иң шәфкатьле ай - Рамазан аеның да тиздән соңгы ун көненә керәбез. Соңгы елларда ураза җәйнең иң озын һәм эссе чорына туры килде.

18-19ышар сәгать ач тору, ярты төнгә кадәр Тәравих намазлары уку, күзләрне, колакларны яман күренешләрдән, кирәкмәс сүзләрдән саклау һәркемнән зур сабырлык таләп итә. Быелгы Рамазанда көннәр салкынча, җиләс булды. Моны да Аллаһының бер рәхмәте, ураза тотучыларга ярдәме итеп кабул итәргә кирәк. Дин кардәшләребез көн саен авыз ачкач, мәчетләргә Тәравих намазларына ашыга. Биредә җәмәгать белән бергә Коръән, зикер-тәсбих тавышлары тыңлап, күңелләр нечкәрә, калебләр чистара. Ни хикмәт, көне буе ураза тотып талчыгулар да юкка чыга, икенче көн тотасы уразага хәл алып, күңелең белән әзерләнеп, ниятләп кайтасың мәчеттән. Быел районыбызга Тәравих намазы үткәрү өчен Татарстан Диния Нәзарәте белән килешү нигезендә Төркия дәүләтеннән ике дин кардәшебез килде. Саба җамигъ мәчетендә бу саваплы гамәлне башкарырга Бәһретдин хәзрәт Баяк ярдәм итсә, Шәмәрдәнең «Шатнур» мәчетендә намазны Сөләйман хәзрәт укыта. Мәчеттә шулай ук Ифтар мәҗлесләре дә зур оешканлык белән уза. Ул шәхси кешеләрнең махсус биргән иганәләренә оештырыла. Урамда учакта кайнар ризык әзерләнә, мәчетнең ике катында да ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен 150ләп кешегә мул сыйлы ифтар табыны корыла. Мәчеттән ерак булмаган кафеда 60-70 кешегә табын әзерләтеп мәҗлес оештыручылар да бар. Анда, гадәттә, мәчеткә Тәравих намазына килүчеләр чакырыла. Кыскасы, мөэмин-мөселманның нәфесе сынала торган изге айның әкренләп ахырына якынлашабыз… Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычыбызны үтәп - уразаны тиешенчә тотып, Рамазан гаетен күңелләребез пакьләнгән, җаннарыбыз чистарынган хәлдә исән имин каршы алырга язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев