Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада юл фаҗигасе: 3 кеше зыян күргән [+фото]

Саба районында килеп чыккан юл-транспорт һаләкәте нәтиҗәсендә өч кеше хастаханәгә озатылган.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Килдебәк авылы янында 25 яшьлек йөртүче идарә иткән «Рено» автомобиле 28 яшьлек ир-ат утырган «Шкода» машинасы белән бәрелешкән.

Фаҗига урынына 129 нчы номерлы янгын сүндерү-коткару төркеме, полиция хезмәткәрләре һәм табиблар килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бәрелгән машиналарны аккумуляторларын сүндергән һәм юлга аккан бензинны юган. Һаләкәт нәтиҗәсендә «Шкода» машинасының өч пассажиры зыян күргән. Алар тотрыклы хәлдә хастаханәгә озатылган.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев