Сабалылар, җәйнең нинди булачагы мәгълүм булды
Җәен һава температурасының нинди булачагы хакында мәгълүм булды.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итүенчә, июньдә температура гадәти норма тирәсендә булачак. "Июль аенда исә температура нормадан югарырак, ә явым-төшемнәр уртача норма тирәсендә булачак. Әмма бу әлегә фаразлар гына. Чөнки атмосфера бик нык үзгәрүчән", - диде Феликс Гоголь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев