Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

СКАНДИНАВИЯ ТАЯГЫ ЯХШЫРАК

Республикада 2017 ел Татарстан Президенты Указы нигезендә Имгәнүне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү елы дип игълан ителде. Бу хакта 18 апрельдә ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте. Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконференц элемтә режимында үтте. 2016 елда рес­публикада 400115 имгәнү очрагы теркәлгән. Ел...

Республикада 2017 ел Татарстан Президенты Указы нигезендә Имгәнүне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү елы дип игълан ителде. Бу хакта 18 апрельдә ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте. Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконференц элемтә режимында үтте. 2016 елда рес­публикада 400115 имгәнү очрагы теркәлгән. Ел дәвамында шул сәбәпле 47184 кеше хастаханәдә дәваланган. Республикада имгәнү күрсәткече 1000 кешегә 103,4 тәшкил иткән (яисә һәр 10нчы кеше). 2016 елда Татарстан Республикасында имгәнү сәбәпле үлем очраклары 100 мең кешегә 90,0 булган. "Ел символы булып имгәнү һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү буенча "Скандинавия йөреше" таяклары торырга тиеш. Әлеге спорт төре, җиңел булып күренүенә карамастан, имгәнүләрне булдырмый калу уңаеннан организмны ныгытуда иң яхшы чараларның берсе. Йөреш вакытында мускулларның 90 проценты хәрәкәткә килә. Имгәнүләр алганнан соң тернәкләнүдә "Скандинавия йөреше" таяклары култык таякларына караганда яхшырак", - диде брифинг барышында Гадел Вафин. Министр ассызыклаганча, травматология-ортопедия хезмәтен киләчәктә үстерү һәм җиһазлау каралачак. Иң төп бурычларның берсе - кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә һәм физик активлыкка тарту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев