СПИДтан үлемгә – ноль
1 декабрь - СПИДка каршы халыкара көрәш көне буларак билгеләп үтелә.
СПИДка каршы халыкара көрәш, узган елдан башлап «ВИЧ-инфекция, дискриминацияләнүне һәм СПИД аркасындагы үлемнәрне нольгә тигезләү», дигән исем астында (ул 2015 елга кадәр дәвам итәчәк) уза.Статистика күрсәткәнчә, дөньяда әлеге чирне һәр 6 секунд саен бер кеше йоктыра. Әлегә дәвасы табылмаган бу авыру кешегә бары тик җенси юл белән, кан аша һәм авыру анадан туган балаларга гына йога ала. ВИЧ-инфекцияле кешенең гомер озынлыгы уртача 10-15 ел тәшкил итә. Шулай итеп, СПИД эпидемиясе хәзерге медицинаның иң җитди проблемаларының берсе булып кала. Хәзерге вакытта безнең районда ВИЧ-инфекцияле 8 кеше исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев