Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айнур Галимуллин: "Җәйләрегез хәвефсез үтсен!"
Җәй җитеп, көннәр җылыну белән ут-күз хәвефе дә арта. Янгыннар бигрәк тә утын ягылган мунча мичләре, мал азыгы пешерелә торган буржуйкалар белән бәйле.
Былтыр да мунча мичләренә артык кызу ягудан янгыннар еш килеп чыкты.
Ут чыгуның төп сәбәбе - морҗа башлары төзек булмау, чорма өлешендә тимер торбалар һәм башка нык кызучан материаллар куллану. Морҗаны түбәдән узганчы кирпечтән чыгару, мич алдына 50×70 сантиметрлы янмый торган материал кую зарур. Мунчаны караучысыз калдырмагыз һәм артык кызу итеп якмагыз.
Шулай ук печән әзерләгәндә дә иминлек таләпләрен үтәү шарт. Кибеп бетмәгән печән кызып та янгын чыгарга мөмкин. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтик, ял көннәре, бәйрәмнәр бәхетсезлек очракларына китермәсен.
Айнур Галимуллин,
Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев