Торак комиссиясе утырышында
Саба муниципаль районының торак мәсьәләләре буенча җәмәгать комиссиясенең Равил Гасыймов рәислегендә үткән чираттагы утырышында йортларын төзеп бетерергә кредит һәм наемга, шулай ук сатып фатир алырга теләүчеләрдән кергән 5 гариза каралды.
Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар арасында балачактан инвалид һәм 20 квадрат метрлы йортта яшәүче пенсионер да бар. Комиссия әгъзалары утырыш каравына кергән документларны өйрәнеп, гаризаларны өстәмә белешмәләр соратып алу тәртибендә нигездә уңай хәл итәргә тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев