Урак төгәлләнү алдында
Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре югары темп белән дәвам итә.
15 августка районда 22400 гектар мәйданда бөртеклеләр җыеп алынган. Бу барлык җыеласы мәйданның 95 проценты. Барлыгы 62544 тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Кайбер хуҗалыклар уракны тәмамларга да өлгерде. Мисалга, "Симет" җәмгыяте, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы, "Саба" җәмгыятенең "Явлаштау" бригадасы урып-җыю эшләрен беренчеләрдән булып төгәлләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев