Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Уңыш язмышы иген кырларында хәл ителә (фотолар)

Районда барлык хужалыклар игеннәрне урып-жыюга кереште. "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Арташ яклары басуларына ике "Нива" комбайны 4 августта чыккан. Аларны әтиле-уллы Илһам һәм Иляс Миңнеголовлар иярли.

Нырты ягында да кыр кораблары бертуганнарга, ягъни абыйлы-энеле Илнур һәм Ренат Зыятдиновларга ышанып тапшырылган. Уңыш язмышын шушы дүрт игенче хәл итәчәк. Хуҗалыкның агрономы Инсаф Мөхәрләмов әйтүенчә, шактый зур мәйданда - барысы 2000 гектарда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк. Димәк, фәкать үз көчләре генә белән башкарып чыгарга калса, бер комбайнга зур йөкләнеш - 500әр гектар туры киләчәк, дигән сүз. Миңнеголовлар иң элек 23 гектарлы басуда үскән арпаны суктырып алганнар. Гектардан 28 центнер уңыш чыккан. Хәзер 120 гектарлы арыш басуына күчкәннәр. Көннәр аяз торса да, эшне иртән төшкән чык тоткарлый. Ә игенче-механизаторлар уракның күп өлешен августта тәмамларга тиеш. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов әнә шундый бурыч куйды. Шуңа күрә эш темпларын арттырырга һәм уракны, һәр минутның кадерен белеп, оешкан төстә алып барырга кирәк. Илһам Миңнеголов 1985 елда армиядән кайтканнан бирле комбайнда булса да, урып-җыюны болай соңга калып башлаган сезонны хәтерләми. "Бу вакытка уракны соңгы гектарларда алып барган чаклар да була иде. Быел әле тулы көн суктырган да юк. Чөнки чык кичен дә тиз төшә, тагын туктарга туры килә. Әлбәттә, эшне сузмас өчен үзебездән торганын барысын да эшләячәкбез",- ди комбайнчы. Миңнеголовлар гаиләсендә кыр корабы эстафетасы инде өченче буынга тапшырылганына да 7нче ел. Илһамның әтисе Гыйльмулла да алдынгы комбайнчы булган. Хәзер исә оныгы Ильяс махы бирми. "Кечкенәдән мин янда инде ул. Энесе Рүзәл белән комбайнга мин барам да мин барам, дип талашалар иде. Абыйсы җиңде. Узган ел алдынгы игенчеләрне бүләкләгәндә район җитәкчеләре аңа яңа комбайн да вәгъдә иткән. (Тулы язманы газетабызның 16 август санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев