Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Вазифаи затларның коррупциячел гамәлләрен фаш итү мәсьәләсендә прокуратура ишекләре һәркемгә ачык

Закон таләпләре үтәлсенгә

Район прокуратурасы коррупциячел элемтәләрне ачыклау йөзеннән, федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелекне тормышка ашырганда дәүләт һәм муниципаль хезмәт, икътисад, озак вакытка исәпләнгән дәүләт программаларын һәм проектларын финанслау өчен билгеләнгән бюджет акчасыннан файдалану, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә орагннары норматив хокук актларының законлыгы өлкәсендә күзәтчелеккә аерым игътибар бирә. Вазифаи затларның коррупциячел гамәлләрен фаш итү мәсьәләсендә прокуратура ишекләре һәркемгә ачык. Гражданнар безгә үзләренең гаризалары белән дә, законны аңлатуны сорап та килә алалар. Еллык төзелгән график нигезендә җирле үзидарәләрдә дә халыкны кабул итүләр, очрашулар үткәрелә. Шушы көннәрдә җәмәгать башлангычында эшләүче берләшмәләргә йөрүчеләр белән әңгәмә кордык, сорауларына җавап бирдек. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Икшермә кадет мәктәбе-интернатында, Сатыш, Килдебәк мәктәпләрендә укучылар белән очрашулар планлаштырылды. Профилактика чаралары үсеп килүче буында коррупциячел күренешләргә каршы торуда иммунитет булдыруга сизелерлек йогынты ясаячагына исәп тотабыз.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев