Явлаштауда исерек хәлдә тоткарланган машина йөртүче ЮХИДИ инспекторына 10 мең сум ришвәт биреп котылмакчы булган
Кимендә 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф.
Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне шундый җәза көтсә дә, кайберәүләр һаман хәмергә үрелә. Агымдагы елның апрель аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләренең 7 исерек йөртүчене тоткарлавы шул хакта сөйли. Күпчелеге үзенә карата төзелгән беркетмәдә бераз салганлыгын раслаган. Әмма 1981 елгы Иләбәр кешесе 18 апрельдә Шәмәрдән юлында тоткарлангач, гаебен танудан баш тарта. Авария урынын калдырып киткән өчен машина йөртү таныклыгын алдырган Сабабаш кешесе 24 апрельдә тагын бер ялгышлык эшли: исерек хәлдә автомобилен идарә итү өчен күршесенә бирә. Беркетмә икесенә дә төзелә. Олы Шыңар авыл җирлегендә яшәүче Ш. белән тагын да гыйбрәтлерәк хәл килеп чыга. Ул 25 апрельдә исерек килеш транспорт белән идарә иткәндә тоткарлана. Ни гаҗәп: икенче көнне машинасын штрафстоянкадан алырга да аек булмаган хәлдә килә. Нәтиҗәдә аңа штрафны ике беркетмә буенча да түләргә туры киләчәк. Ә Явлаштау авылында яшәүче И.нең хәле тагын да мөшкелрәк. Ул 27 апрельдә спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырганы өчен тоткарлангач, ЮХИДи инспекторына 10 мең сум ришвәт биреп котылмакчы була. Шундый адымга баруы аңа тагын да кыйммәткә төшәчәк, билгеле.
Суд карарын теләсә нинди очракта да үтәргә туры киләчәк. Әйтик, праваларын алдыручылар арасында штраф түләүне сузып йөрүчеләргә янә бер административ җаваплылык өстәлә. Быел шундый 87 йөртүчегә карата беркетмә төзелгән инде. Шуларның 8енә арест чарасы кулланылган, 37 йөртүче мәҗбүри эшкә тартылган. Калган материаллар суд тикшерүендә. Әйтергә кирәк, быел КоАПның 20.25нче статьясы юридик затларга карата да кулланыла башлады. Оешма автомобиле белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата билгеләнгән штрафны вакытында түләмәгәннәре өчен 11 юридик зат административ җаваплылыкка тартылды.
Ф.Хәмитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев