Язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурста Шытсу - беренче
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү максатыннан конкурс игълан иткән иде.
Узган атнада министрлык вәкилләре һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия хуҗалыкларда булып, язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы белән таныштылар. Хуҗалыкларның әзерлеге 40 баллы система белән бәяләнде. Комиссия хуҗалыкларның эш нәтиҗәләренә тулаем йомгак ясап, иң югары 38 баллны "Шытсу" җәмгыятенә куйды. Әлеге җәмгыять узган елны да югары балл җыйган иде. "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесенең кыр эшләренә әзерлеге 37 балл белән бәяләнде. Район буенча уртача күрсәткеч - 35,6 балл. Министрлыктан килгән комиссия районыбызда язгы кыр эшләренә әзерлекне уңай дип бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев