Язлы Арташ авылында яшәүче Рабига Мөхәрләмова 95 яшен каршылады (фотолар)
Өлкәннәрне юбилейлары белән тәбрикләп, Илбашы Путинның Котлавын тапшыру дәвам итә.
7 декабрьдә Язлы Арташ авылында яшәүче Рабига Мөхәрләмова үзенең гомер бәйрәмен - 95 яшен каршылады. Гомер юлында исәпсез авырлык, михнәт күргән Рабига әби кадер-хөрмәткә бик лаек. «Гәүдәле булгач, көчем дә зурдан иде, сугыш чорында бөтен ирләр эшен башкардым. Ходай гомереңне озын итеп яраткач, эшләп бетмисең икән», - ди ул. Лаеклы ялга чыкканчы совхозда эшли. Ире Мөбәхәр белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бер улларын югалту хәсрәтен дә кичерәләр. Бүгенге көндә улы Илшат, килене Нәзифә тәрбиясендә бәхетле картлыкта гомер кичерә. Сигез оныгына, алты оныкчыгына да кадерле әби ул. «Әни белән 25 ел яшибез, ике улыбызны үстерешергә булышты, оекбашлар бәйләми башлагаганына да 3 кенә ел әле, бик тырыш, кешелекле , ипле кеше булды. Бервакытта да кеше белән ачуланышмады», - ди килене.
Тыл ветеранын юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, cоциаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин тәбрикләп, Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев