Юлбат авыл җирлегендә туып үскән өч кеше Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан
Ел саен 26 апрель Чернобыль атом электр станциясендә килеп чыккан фаҗигане һәм шул һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Ул көнне, 1986 елда, Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче блогында авария килеп чыга. Кешелек тарихында, беркайчан күрелмәгән техноген фаҗига була. Ә реакторның ап-ак булып кызган графит үзәге миллионлаган кубометр радиоактив газлар таратуын дәвам итте. Станциядәге янгынны бер атнага якын сүндерәләр. Аннары, галәмәт зур чокыр казып, шунда шартлаган реактор калдыкларын, фаҗигага каршы көрәшкән кешеләрнең киемнәрен тутырып чокырны күмәләр. Күп кыенлыкларны җиңеп уникаль корылманы ноябрь аена төзеп бетерәләр.
Әлеге шартлаудан соң Россиядә, элекке СССР республикаларында чернобыльчеләр ярлыгы тагылган категория барлыкка килде. Татарстанда алар 3,5 меңгә якын. Безнең Юлбат авыл җирлегендә туып үскән өч кеше шушы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Нурмый Хафизов Чернобыльдә 1986 елның сентябрь-декабрь айларында - барысы 82 эш көне була. Альберт Ганиев 1986-1987 елларда армия сафларында Украинада хезмәт итә. Ул да үзенең частьтендәгеләр белән Припять елгасы аша пантон күпере корып, ике ай буе хезмәт күрсәтә һәм чернобыль җимерекләрен торгызуда үзенең өлешен кертә. Юлбат авылында туган, хәзер Казан шәһәрендә яшәүче отставкадагы полковник Равил Газиз улы Низамиев та 1987 елда бер ай Чернобыль атом станциясендәге афәтне бетерүдә катнаша.
Юлбат мәктәбендә ел саен Чернобыль атом электр станциясендә эшләгән авылдашларыбыз белән очрашулар үтә. Фаҗигане үз күзләре белән күргән кунакларыбызга сүз бирелгәч, зал тып-тын кала. Нурмый абый укучыларга фәннәрне тырышып үзләштерергә кирәклеген искәртә. Хәзерге заман технологияләре белән нык белемле, укымышлы яшьләр идарә итүен ассызыклый. Авария нәтиҗәләрен үз күзләре белән күргән, аны торгызуда үзләреннән зур өлеш керткән абыйлар укучыларда зур кызыксыну, аларга карата хөрмәт уята. Чара азагында укучылар килгән кунакларга саулык-сәламәтлек, кабат очрашулар теләп, узләре ясаган истәлек бүләкләрен тапшыралар. Атом төше коралын куллануның кешелеккә нинди куркыныч янавын күз алдына да китереп булмый. Аны тыныч максатларда кулланганда килеп чыккан авария нәтиҗәсе генә дә, күпме зыян китерүен сөйли. Бүтән мондый хәвеф-хәтәрләрне бер җирдә дә, беребезгә дә күрергә язмасын!
Рафис Мөбарәкҗанов,
Юлбат төп мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев