Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Законга каршы гамәлләр өчен җавап бирергә туры киләчәк

Соңгы вакытта пенсияләрне, инвалидларны, олы ке­шеләрне караган өчен компенсацияләрне, тәрбия­ләүчесен югалтканнарга бирелә торган акчаларны, федераль социаль өстәмәләрне арттырып түләү очраклары ешаеп китте. Мондый хәл түләүләрне һәм пенсия алучылар гаебе белән, ягъни аларның әлеге түләүләргә йогынты ясый торган сәбәп килеп чыкканда вакытында Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итмәүләре аркасында була. Әйтик, тәрбиячесен...

Соңгы вакытта пенсияләрне, инвалидларны, олы ке­шеләрне караган өчен компенсацияләрне, тәрбия­ләүчесен югалтканнарга бирелә торган акчаларны, федераль социаль өстәмәләрне арттырып түләү очраклары ешаеп китте. Мондый хәл түләүләрне һәм пенсия алучылар гаебе белән, ягъни аларның әлеге түләүләргә йогынты ясый торган сәбәп килеп чыкканда вакытында Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итмәүләре аркасында була. Әйтик, тәрбиячесен югалткан бала белем бирү учреждениесендә укудан туктый, әмма Пенсия фондына бу хакта хәбәр ителмәгәнлектән, аның өчен билгеләнгән пенсия килә тора. Шулай ук федераль социаль өстәмәләр алучылар яки өлкәннәрне караучылар түләүле эш башкара яки эшсезлек пособиесе ала башлыйлар да, бу хакта пенсия идарәсенә хәбәр итәргә оныталар. Хәзер мондый законга каршы гамәлләр өчен җавап бирергә туры киләчәк. Пенсия фондының районара идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Җинаять кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә түләүләр алганда мошенниклык итү фактлары өчен җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Идарә бу язмада күрсәтелгән пенсия һәм түләүләр алучыларны игътибарлы булырга, әлеге түләүләрнең бирелүе туктатыла торган сәбәп килеп чыкканда вакытында хәбәр итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев