2020 елга үсеш билгеле [+фоторепортаж]
Узган җомгада Тимершык авыл җирлегендә район җитәкчеләре катнашында гражданнар җыелышы булды.
Сүз нигездә беренче яртыеллыкта башкарылган эшләр һәм 2020 елларга кадәрге чорга җирлекнең социаль-икътисадый үсеше турында барды. Авылда тормыш дәвам итсен өчен балалар тууы кирәк. Шуңа күрә җирлек башлыгы Айдар Хаҗиев үзенең чыгышын демографик хәлдән башлады: агымдагы елда 19 бала туган, 3 никах теркәлгән. Әмма үлем-җитем дә аз түгел: быел 21 кеше гүр иясе булган. Беркем дә мәңгелеккә килмәгән, шуңа күрә халыктан җыелган үзара салымның күпчелеге зиратларны төзекләндерүгә тотылуын хуплый гына. Шулай ук халыкның сәламәтлеген, санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итүне күздә тотып та эшләр башкарылган. "Эчә торган суларда нитратлар составы югары иде. Бигрәк тә Тимершык, Кызыл Мишә авылларында. Проблеманы хәл итү өчен суларны норматив хәлгә китерү чаралары күрелде. Хәзер кешеләр 100 процент чиста чишмә суы куллана",- диде җирлек башлыгы. Моннан тыш куркыныч тудыручы карт тупыл агачларын кисү, Мишә елгасы аша күпер-басмалар салу эшләре башкарылган, ә кайбер урамнары төзекләндерүгә халык үзе дә алынган.
Ә Тимершыкның 2020 елларга социаль-икътисадый үсеше программасы юлсызлык, авылларда эш урыннары җитмәү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның активлыгы түбән, үлем-җитемнең күп булуы проблемаларын хәл итәргә тиеш. 2021 елга сыерлар санын - 320, мөгезле эре терлекне 645кә җиткерү планлаштырылган.
Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев