Балачактагы бер вакыйганы язып үтәсем килә.
Бу вакытта дүртенче класста укый идем. Класста Рәмзия исемле кызның акчасы югалды. Ул чакта 25 тиен - бик күп акча иде. Аны миңа яктылар. Чөнки тәнәфестә 5 тиенлекне кәгазь астына куеп, карандаш төбе белән ышкып, рәсемен төшереп утырганны күрделәр. Моның ничек эшләнгәнен олыраклар белә инде. И шунда гарьләнүләрем! Әти - мәктәптә укытучы, бик каты кеше иде. Кайткач, каеш белән ярды. Класстагы әлеге хәлне кайберәүләр оныткандыр да, ә минем ул гомер буена калды.
Ярар, шулай еллар үтте. Инде мәктәпне укып бетердек, кайсыбыз кайсы якка таралышты. Мин дә, Әгерҗегә китеп, эшкә урнаштым. Гаиләләр кордык, балалар үсеп килә. Бер елны классташлар очрашуына кайттым. 25 ел күрешмәгән идек, кочаклаштык, кызлар елап та алды. Очрашу елга буенда, әрәмәлектә дәвам итте. Шактый утырып алгач, сөйләшү кызганнан-кыза. Элекке хәлләрне искә төшерәбез, көлешәбез. Шунда минем белән бер партада утырган Мансур: "Эх, теге вакытта Рәмзиянең акчасына рәхәтләндем пирожки ашап! Әле 5 тиене калган да иде, анысына кинога кердем", - дип әйтеп ташламасынмы! Җыелучылар арасында күбесе параллель класслар иде, алар аңлап та бетермәде. Ә мин тегене җилтерәтеп алып, селкеп салдым. "Киләсе елга, мин әйтәм, бөтен иптәшләр алдында әйтәсең, Рәмзияне дә чакырырбыз, мин алган идем акчаны, дип әйтәчәксең!". Мансур аптырап, куркып калды. Ә икенче елны очрашуга килә алмады. Шул кышны машинасы белән ярдан тәгәрәп, вафат булды.
Дуслар, Сез нәрсә уйлыйсыз бу турында?
Нет комментариев