Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре Сабада йон эрләргә өйрәнде

Бу үзенә күрә көзен Киров өлкәсендә узачак орчык өмәсенә әзерлек кебек тә булды. (Саба, 20 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Саба районына барган "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы вәкилләрен йон эрләргә өйрәттеләр. Башта алар "Орчык өмәсе" йоласын карады, аннары үзләре дә йон эрләү серләренә төшенде. Искәртеп үтик, 17-19 июль көннәрендә "Ак калфак"...

Бу үзенә күрә көзен Киров өлкәсендә узачак орчык өмәсенә әзерлек кебек тә булды.

(Саба, 20 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Саба районына барган "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы вәкилләрен йон эрләргә өйрәттеләр. Башта алар "Орчык өмәсе" йоласын карады, аннары үзләре дә йон эрләү серләренә төшенде.

Искәртеп үтик, 17-19 июль көннәрендә "Ак калфак" оешмасыннан 150 ләп делегат Саба районына сәфәр кылды. Төп максат төп нигез, васыятьнамә кебек төшенчәләрнең әһәмиятен аңлау, татар милли йолалары, гореф-гадәтләре белән танышу булды. Моннан тыш, делегатлар төрле белем бирү учреждениеләрендә, музейларда булды.

Беренче көнне Сабаның "Сабантуй" комплексында "Кияү мунчасы", "Орчык өмәсе" сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Никахлашкан кияү белән киленне хөрмәтләп, шушы йолага туры килә торган такмаклар белән кышын чанада, җәен носилкада мунчага алып кертү, аннары нәкъ шулай алып чыгу, кияү коймагы белән сыйлау күренешләрен карадылар. Аннан соң делегатлар катнашында Сабан туе алдыннан җыр-бию белән бүләк җыю гадәте үткәрелде. Моның өчен махсус "Ак калфак"лыларга үзләре белән бүләк алып килү кушылган иде.

Йон эрләү буенча мастер-классны читтән килгән милләттәш гүзәл затларга Саба авылларыннан чакырылган йон эрләү осталары бирде. Иләбәрдән Хәмдия апа Җиһаншина язгы сарык йоны яхшы булуын әйтә. "Әниләрдән, әбиләрдән калган һөнәр инде бу. Тынычландыра да, аннары кибетнеке түгел инде, ни дисәң дә, аякка җылы да, йомшак та. Балалар үзләре дә бәйли", - ди ул.

"Йонны бер кул белән әкрен генә тартабыз, аннары орчык белән бөтереп барабыз" дип кагыйдәләрен, нечкәлекләрен аңлатып барды Саба апалары.

Сабан туена бүләк җыю тикмәгә генә булмады: соңрак шул бүләкләр төрле ярышларда көч сынашкан һәм җиңгән "Ак калфак"лыларга өләшенде. "Әтәч тоту" уены, "Утын кисү"ярышы, "Көянтә белән су ташу", "Кашыкка йомырка кабып йөгерү", "Капчык киеп йөгерү", "Чүлмәк вату" кебек уеннарга керергә теләүчеләрдән озын чират тезелде.

Иркутскидан кайткан Гөлнур апа биредә үткәрелгән Сабан туе уеннары һәм ярышларын күңел дәфтәренә теркәп бара. "Бездә Сабан туенда бүрәнә кисү ярышы юк, мәсәлән. Аны кертергә кирәк дип исәпләп торам. Аннары йон эрләүне кертү дә кызыклы булыр иде", - диде ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә.

"Йолалар төрле җирдә төрлечә сакланган. Сабада "Кияү мунчасы", "Орчык өмәсе" ничек сакланганын күрдек. Йон эрләү буенча мастер-класс махсус кертелде программага. Орчык өмәсенең төп өлеше ноябрь аенда Киров өлкәсендә булачак. Без инде бүген делегатларның колагына киртләп куйдык: өйрәнеп килегез, тагын да катлаулырагы, җитдирәге көзен көтә" дидек", - дип белдерде "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Сабадагы күчмә утырыш программасы кысаларында, Кече Шыңар, Югары Симет, Шекше, Явлаштау, Кызыл Мишә авылларында делегатларга самавыр агарту, сөннәт бәйрәме, су юлы күрсәтү, читән алу, нигез боткасы, бирнә әзерләү, урам уеннары кебек йолалар күрсәтелде.

tatar-inform.tata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев