Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«АК КАЛФАК»ТА – БЕЗНЕКЕЛӘР

13-15 апрельдә Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы уздырылды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар хатын-кызларының Саба муниципаль районы "Ак калфак" җирле иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсем Батырханова, Кызыл Мишә мәктәбе технология укытучысы Рәсимә Әхмәтова "Ак калфак"ның әгъзасы Гөлзилә Нурмөхәммәтова, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова катнашты. Форумның максатлары: тел сак­ланышы һәм...

13-15 апрельдә Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы уздырылды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар хатын-кызларының Саба муниципаль районы "Ак калфак" җирле иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсем Батырханова, Кызыл Мишә мәктәбе технология укытучысы Рәсимә Әхмәтова "Ак калфак"ның әгъзасы Гөлзилә Нурмөхәммәтова, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова катнашты.

Форумның максатлары: тел сак­ланышы һәм җәмгыять, гаилә, милли хатын-кызлар хәрәкәте, мәдәният, мәгариф мәсьәләләре, гореф-гадәтләрне саклау. Быелгы җыенда Татарстан Рес­публикасының 45 районыннан, Россия Федерациясенең 65 төбә­геннән, 18 ерак һәм якын чит илләрдән 400дән артык делегат катнашты. 14 апрельдә Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышы узды. Театр фойесында делегатлар "Кулъяулыгым - вәгъдә бүләгем", "Ак калфакның табылган чагы", "Мизгелләрдә - татар хатын-кызы" исемле бик кызыклы күргәзмәләр белән танышты. "Кулъяулыгым - вәгъдә бүләгем" күргәзмәсендә иң матур бизәлешле, зәвыклы чигелгән кулъяулыклар Сабадан иде. Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Аксакалыбыз Минтимер Шәймиевка атап чигелгән кулъяулыклар бар кешене дә сокландырды. Шулай ук әлеге күргәзмәдә китапханәләр каршында эшләп килүче "Ак калфак" бүлекчәләренә йөрүчеләрнең дә чигүле кулъяулыклары куелды. Кызыл Мишәдән Рәсимә Әхмәтова, Югары Симеттән Әлфинур Хәлиуллина, Фидания Галәветдинова, Курсабаштан Ания Шайнурова, Яңа Мичәннән Рәмзия Ибраһимова, Иске Мичәннән Минзәлия Фәйзрахманова, Килде­бәктән Альфира Латыйпова кулъ­яулыклары һәркемне үзенә җәлеп итте. Рәсимә ханым калфак һәм кулъяулык чигү буенча мастер класс күрсәтте (рәсемдә). Кул эшләнмәләре аша табигатьнең гүзәллеген, матурлыгын күрергә, тоярга, күңел күзебезне ачарга өйрәтә, милли үрнәкләребезне буыннарга җиткерә бу уңган, тыйнак ханымнар.

Шулай ук икенче ел рәттән Байлар Сабасында яшәүче Лилия һәм Фәрит Вафиннар ("Ихлас Татарстан") үзләренең зәвыклы, затлы, милли рухыбызны саклаучы эшләнмәләре белән "Ак калфак" форумында катнаша. "Алар бөтен дөнья татарларына тамырларыбызның асыл сыйфатын бүләк итә. Халкыбызның милли үрнәкләре еракларда яшәүче татарларыбызга туган җир истәлеге булса, безгә, туган ягыбызда тарихи истәлекләрне барлау, саклау, буыннарга җиткерү максатын искәртә сыман. Төсләр уйнавыннан, милли үрнәкләрдән күңелләребез сафлана", - дип яза Гөлсем Батырханова инстаграмм битендәге үзенең аккаунтына. Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының күчмә утырышы быелгы җәйдә безнең Саба районында булыр дип көтелә. (Фотолар saby-rt.ru сайтында.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев