Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Алмаz» матурлык һәм сыйфат хакимлегендә

Мәгълүм булганча, күптән түгел Байлар Сабасында яңа «Алмаз" зәркән салоны эшли башлады. Шул уңайдан газетабыз хәбәрчесе "Алмаз" зәркән заводы генераль директоры, Татарстан ювелирлар Союзы рәисе, Фәрит Фәһим улы Гомәровка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. -Фәрит Фәһимович, безне «Алмаз" бренды белән якыннанрак таныштырсагыз иде... Сабадагы зәркән салоны ул - Казандагы "Алмаз"...

Мәгълүм булганча, күптән түгел Байлар Сабасында яңа «Алмаз" зәркән салоны эшли башлады. Шул уңайдан газетабыз хәбәрчесе "Алмаз" зәркән заводы генераль директоры, Татарстан ювелирлар Союзы рәисе, Фәрит Фәһим улы Гомәровка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

-Фәрит Фәһимович, безне «Алмаз" бренды белән якыннанрак таныштырсагыз иде...

Сабадагы зәркән салоны ул - Казандагы "Алмаз" зәркән заводының үз кибете. Әлеге җитештерү предприятиясенә зәркән базарында 2002 елда нигез салына. Бүгенге көндә республикабызда "Алмаз" бренды астында уңышлы эшләп килүче берничә кибетебез бар. Безнең кибеттә бизәнү әйберләре сатып алу белән беррәттән, иске алтыннарны яңага алыштыру, ремонтлау мөмкин. Казан шәһәрендәге төп кибетебез Мәскәү урамы, 43/6 йортында урнашкан.("Колхоз базары" каршында)

-Бу көннәрдә күпләребез яңа ел бүләкләре алу белән мәшгуль. Бүләк сайлаучылар арасында ювелир эшләнмәләргә өстенлек бирүчеләр дә күп...

-Әйе, чыннан да, зәркән бизәнү әйберләре матурлыклары белән генә бәяләнми, кешегә сөенеч китерүче, истәлекле, затлы бүләкләрдән санала. Ә йолдызлык билгеләренә туры китереп сайланган ташлы эшләнмәләр яман күзләрдән саклау үзлегенә ия. Моннан чыгып шуны әйтәсе килә: "Алмаз" зәркән салонында сатылучы кыйммәтле һәм ювелир ташларга иң тәҗрибәле геммолог тикшерүе үткәрелә, ә бриллиант ташлар исә аерым сертификатка ия. Алтын бизәнү әйберләре иң чиста банк алтыныннан эшләнә.Һәр эшләнмәне эксперт -геммологлар цехтан башлап кибет киштәсенә килгәнче сыйфат контролендә тота.

Зәркән эшләнмәләрнең төрлелегенә килгәндә, без сатып алучыларның төрле финанс мөмкинлекләрен күздә тотып эш итәбез. Алтын һәм көмеш бизәнү әйберләре, ташлы, ташсыз, кыйммәтле ташлы әйберләр бар. Көмештән, мельхиордан эшләнгән савыт-саба, кашыклар да үз хуҗаларын көтә. Соңгылары гигиеник сертификацияләнгән. Соңгы вакытта заводыбызда җитештерелгән фианит ташлы алтын алка, йөзекләргә ихтияҗ зур. Бүләк сайлау белән кыенрак булса, без "Подарочный сертификат" тәкъдим итәбез. Аның белән Сабадагы һәм Казандагы " Алмаз" зәркән салоннарыннан үз зәвыгыңа туры килердәй бизәнү әйберләре сатып алырга мөмкин. Сертификатларның 500 сумнан 50 меңгә кадәрлеләре бар. Шулай ук теләгән кеше Казандагы "Алмаз" заводына кереп, цехлар белән танышып, махсус эскизлар буенча заказлар калдыра ала.

Күп кенә зәркән салонындагы зур ташламаларга сезнең фикерегез ничек?

Алтын һәрвакытта реаль актив булып тора һәм аның бәясе дөнья биржасында куела. Шуңа да әлеге металлдан ясалган бизәнү әйберләре ул - отышлы инвестиция. Әлбәттә, алар арзан тугел. Ләкин шуны истә тотарга кирәк, без яратып киеп йөри торган зәркән бизәнү әйберләрнең бәясенә рәссамнар, дизайнерлар һәм тагы берничә белгечнең хезмәте кергән. Шуңа да 30 һәм аннан да югарырак процентлы ташламаларның дөреслегендә шик туа. Андый акцияләр кешенең күзен буар өчен эшләнә. Шуны аңларга кирәк, бер эшмәкәр дә үзенә зыянга эшләми.

"Алмаз" зәркән салоны үз сатып алучыларына нинди ташламалар тәкъдим итә?

Бүгенге көндә безнең салоннарда яңа ел ташламалары бара.Алтын эшләнмәләргә - 20%, көмешкә-10%. Сабадагы салон Яңа ел алдыннан зәркән бизәнү әйберләре белән тагын да баетылды. Шулай ук киләсе ел символын сүрәтләгән сувенирлар, көмеш калаклар бар.

Яңа ел алдыннан безнең укучыларыбызга нинди теләкләр җиткерер идегез?

Иң элек без Саба районы халкына безгә ышанганнары, безгә тугры калулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Яңа ел һәр йортка иминлек, сәламәтлек, байлык һәм көтелмәгән сөенечле бүләкләр алып килсен.Ә без, үз чиратыбызда, сезне киләчәктә дә матур зәркән бизәнү эшләнмәләре белән сөендереп торырга ышандырабы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев