Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Август ае аварияләре

5 августта 1994 елгы А. чит ил автомобилендә Сабадан Лесхозга таба барганда тизлекне нык арттыруы аркасында каршыга килүче машиналар өчен билгеләнгән полосаны кисеп чыга һәм юл астына төшеп әйләнә. Нәтиҗәдә йөртүче һәм аның 2002 елгы пассажиры тән җәрәхәтләре ала. Икесе дә иминлек каешларын эләктергән булалар. Авария урынына 7 минут эчендә...

5 августта 1994 елгы А. чит ил автомобилендә Сабадан Лесхозга таба барганда тизлекне нык арттыруы аркасында каршыга килүче машиналар өчен билгеләнгән полосаны кисеп чыга һәм юл астына төшеп әйләнә. Нәтиҗәдә йөртүче һәм аның 2002 елгы пассажиры тән җәрәхәтләре ала. Икесе дә иминлек каешларын эләктергән булалар. Авария урынына 7 минут эчендә килеп җиткән "Ашыгыч ярдәм" имгәнүчеләрне хастаханәгә алып китә.

Шундый ук авария 24 августта Юлбат - Йосыф-Алан юлында килеп чыга. 1998 елгы И. әнисе исеменә теркәлгән автомобильдә дамба астына төшеп әйләнә. Транспорт белән идарә итү таныклыгы юк һәм иминлек каешын эләктермәгән була. Нәтиҗәдә авыр тән җәрәхәтләре алган И. район хастаханәсеннән Казанга җибәрелә.

25 августта 1989 елгы Олыяз кешесе Шәмәрдәннең Лермонтов урамында хәрәкәт көйләнмәгән чатта сулга борылганда каршыга килүче транспорт чарасына юл бирми һәм велосипедта баручы бәрдерә. Нәтиҗәдә 2003 елгы яшүсмер тән җәрәхәтләре ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев