Айдар Шәвәлиев: "Техникага һәвәслек әтидән күчкән миңа, аның кулыннан килмәгән эше юк. Кирәк икән, самолет та җыярга мөмкин"
Заманында, шәхси эшмәкәрлеккә яшел ут кабынгач, күпләр үз бәхетләрен сынап, җиң сызганып эшкә кереште. Берәүләр сатудан башка әллә ни майтара алмады. Икенчеләре бер урында таптана торгач, бөтенләй туктап калды. Өченчеләре исә, бөтен авырлыкларны җиңеп, гөрләтеп эшләп китте. Сүз - шуларның берсе хакында.
Техника дигәнең ватылмый, кеше чирләми тормый. Шуңа да зур торак пунктларда чат саен даруханә һәм урам саен диярлек кемнеңдер гаражында "Автосервис"лар ачыла тора. 2007 елның июнь аенда "Саба" җәмгыяте "КамАЗ"ында эшләгән Айдар Шәвәлиев та, үзен кече бизнеста сынарга ниятләп, "Сабыагрохим" оешмасы гаражында шиномонтаж ача. "Техникага һәвәслек әтидән күчкән миңа, аның кулыннан килмәгән эше юк. Кирәк икән, самолет та җыярга мөмкин. Әтинең машинасы янында кечкенәдән кайнашып үскәнгә, хәйран уйланып йөри торгач, үз эшемне башларга булдым, инде шуннан соң нәкъ ун ел вакыт үтеп тә киткән",- ди ул эшмәкәрлеккә юл яруы турында.
Айдар башта үзе генә эшли, сыйфатлы хезмәт күрсәтеп танылгач, сервиска килүче автомобильләр арта һәм ул, өлгерә алмый башлагач, янына үзе шикелле техника "докторы" Мөхәммәтнур Гатауллинны чакыра. Аның турында двигательне күзен йомып та сүтеп-җыя дисәң, арттыру булмас. Мондый осталар табу - байтак "Автосервис" хуҗалары хыялы. "Ничек соң, әбижать итмиме, Айдар, түлиме?",- дип сорыйм инде 8нче елын эшләүче Мөхәммәтнурдан. Ашыкмыйча гына сөйләшүче слесарь нидер әйткәнче, сервиска машина каратырга килгән абый кеше аның өчен: "Анысы үзеннән тора инде, кесә калынлыгы ничек эшләвенә карап",- җавап бирергә өлгерде. Оста моны раслап баш кага, сервиста ремонтлатыр өчен китерелгән техниканың бетеп тормавы да шуны раслый. "Машинамны ни өчен монда алып килдемме? Биредә ремонтның сыйфаты гына түгел, кешеләргә мөнәсәбәт тә яхшырак. Айдар берьюлы ике-өч клиент белән эшли, барысын да тыңларга өлгерә",- дип сүзгә кушылды машинасы югарыга күтәртеп куелган яшь кенә егет.
Айдар Шәвәлиев 2015 елда үзенең бизнесын үстерде: җәй аенда райпоның буш торган кибетен, җире-ние белән сатып алып, декабрьдә шунда күченде. Бинаны янкорма белән киңәйтеп, ремонтка машина кертү өчен 4 бокс һәм автомойка булдырды. Ә бу исә, М.Гатауллиннан тыш, тагын ике механикка өстәмә эш урыны дигән сүз. Кибеттә автозапчастьлар сатучы хатыны Диләрәне дә кертсәң, өчәү була әле.
-Элекке эш урыным да начар түгел иде,- дип серен ачты аңарчы салым инспекциясендә бүлек начальнигы урынбасары булган Диләрә.- Яңа базага күченгәч, бизнесны бергәләп тартырга булдык. Хәзер икәүләп өйгә кайтып кергән юк. Айдар кибеткә товарны ташып кына тора. Автомобильгә ашыгыч рәвештә запчасть кирәксә, төнлә дә Казанга чыгып китә, исән-сау гына йөри күрсен,- ди Диләрә ире турында.
Шулай булсын. Барыбызның да автосервиста борылган машина гайкаларының ныклыгына ышанып юлларда йөргән көн.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев