«Балачак» балалар бакчасында язны - Нәүрүзбикәне каршы алдылар [+фоторепортаж]
Ач ишегең, керәбез, Нәүрүз әйтә киләбез, Хәер-дога кылабыз, Аш-сый көтеп торабыз, Нәүрүз мөбарәкбад.
Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Без, бүген, Сабаның № 6 «Балачак» балалар бакчасында язны - Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын, борыңгы такмакларын ишеттек, җырлы-биюле уеннарын уйнап, балалар да әти-әниләр дә дәртләнеп биедек. Бәйрәм тамашасы, тәрбиячләр Ахметшина А.Г., Гиззатуллина А.А. һәм музыка җитәкчесе Сафина М.Ш. алып баруында бик матур үтте. Бәйрәмгә килгән Хуҗа Насретдин (Гарипова Л.) балаларны төрле татар милли уеннарын уйнатты. Балаларга да әти-әниләргә дә алар бик ошады, аеруча аркан аша сикерү уенында һәркем катнашып үзен сынады.Бәйрәмдә шулай ук, яз хәбәрчеләре һәм бәйрәм символлары - кара каргалар да катнашты, алар үзләре белән Нәүрүзбикәне ( Закирзянова А.Р) алып килделәр. Чараның кульминациясе "карга боткасы" булды. Нәүрүз бәйрәмен тәмле, майлы, кайнар тары боткасыннан башка күз алдына китереп булмый. Урамдагы сый хөрмәт аеруча да тәмле була ул! Әти - әниләр дә балалар белән бергә бәйрәм сыеннан авыз иттеләр.
Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, Сабалылар! Сезне халкыбызның иң изге йолаларының берсе - "Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз". Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә чыңга ашсын! Язгы Яңа ел котлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев