Балалар йортына – 150 мең премия [+фоторепортаж]
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау министрлыгы республика дәүләт милкеннән файдалануның әһәмиятен күтәрү, шулай ук территорияләрне экологик һәм эстетик бизәү эшчәнлеген активлаштыру максатында конкурс игълан иткән иде.
Иң яхшы төзекләндерелгән территория өчен бәйгегә Югары Утар балалар йорты-интернаты да кушылды һәм әлеге юнәлештә күп эш башкарды. Конкурс комиссиясе балалар йорты-интернатының хезмәтен югары бәяләп, 150 мең сум күләмендә премия белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев