Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балаларга ит алырга килеп, техника булмау сәбәпле, кайта алмый кунган чаклары да була мөдирнең. .

«Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмаячак». Бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдин сүзләренең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүчеләрнең иңнәрендә нинди җаваплы хезмәт икәнлеген аңлыйсың. Лилия Рәүф кызы Сәхипованың Олы Шыңар авылы «Әллүки» балалар бакчасы мөдире булып эшли башлавына 33 ел вакыт узган. 1984 елда Арча педагогия училищесын...

«Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмаячак». Бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдин сүзләренең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүчеләрнең иңнәрендә нинди җаваплы хезмәт икәнлеген аңлыйсың.

Лилия Рәүф кызы Сәхипованың Олы Шыңар авылы «Әллүки» балалар бакчасы мөдире булып эшли башлавына 33 ел вакыт узган. 1984 елда Арча педагогия училищесын тәмамлап, зур хыяллар белән укытучы булам дип кайткан кызны авыл Советы рәисе Габделбәр Шәфигуллин балалар бакчасына мөдир булырга үгетли. Бакчага аяк та атлап карамаган 19 яшьлек кыюсыз кыз үзенең элеккеге укытучысы, мәктәп директоры булган Габделбәр абыйсының сүзен аяк астына салып таптый алмый, ризалаша. Фин тибындагы иске генә бинада урнашкан балалар бакчасында 20 бала белән җитәкләшеп эшкә керешә. Җаваплы вазифага бер генә ел эшлим алынган булса, ел артыннан ел уза. Ул чордагы мөмкинлекләр белән бүгенгене чагыштыра торган түгел. Уен бүлмәсе бер бинада, ә йокы бүлмәсе урамдагы икенче йортта урнашканлыктан, балаларны көн дә киендереп-чишендерү мәшәкатьләре аңлашыла. Шәмәрдән ит комбинатына балаларга ит алырга килеп, техника булмау сәбәпле, кайта алмый кунган чаклары да була. Бу чорларда әлбәттә, яшьлек дәрте көч, ышаныч бирә. 1986 елда бүгенге нигездә 30 балага исәпләнгән агач бина төзелә. Аннан соң да балалар бакчасы берничә урынга күчеп, һәрберсендә мөдирдән зур оештыру көче сорала. 2007 елның 1 сентябрендә урта мәктәп белән бер бинада бөтен уңайлыклары булган, заманча балалар бакчасы ачыла. Шул елны ук биредә күп семинарлар, төрле чаралар узып, бакча елдан-ел камилләшә, ныгый, үсә . «Мәктәп белән бер бинада булу бик уңайлы. Без үзебезне әлеге коллективның кече туганнары кебек хис итәбез. Балалар да мәктәп тормышына якыная баралар. Мәктәп коллективының ярдәмен тоеп, бербөтен булып эшлибез», - ди бакча мөдире Лилия Сәхипова.(Тулы язманы газетабызның 27 сентябрь санында укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев