Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Байлар Сабасының Әфганчылар паркы нинди булыр? [+фото]

Байлар Сабасының гимназия һәм "Әллүки" балалар бакчасы белән янәшә Әфганчылар паркы күпләрне борчый. Бу хакта халык җыеннарында да фикерләрен белдерүчеләр еш булды.

Ниһаять, әлеге паркта эш кузгалды дисәк тә мөмкин. Иң элек парк карт агачлардан арындырылды. Шул уңайдан 27 сентябрьдә "Ямьле ил" республика проекты кысаларында иске паркны яңарту буенча проект-презентация тәкъдим ителде. Чарада Төзе­леш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Казан дәүләт төзелеш-архитектура университеты белгечләре катнашты.Район башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә узган студентларның проектын бәяләүгә районның сәламәтлекне саклау, мә­га­риф, мәдәният тармагы буенча җа­ваплылар, әфган сугышында катнашучылар җыелды. Төзелеш һәм ар­хитектура буенча биш ел белем туплаган студентлар Әфганчылар паркына "Таң ата" комплексы дигән исем тәкъдим итә.
- Саба сүзе гарәпчәдән алынган, саф, таң җиле дигәнне аңлата. Шуны күздә тотып комплекска әлеге исемне бирергә булдык, - дип аңлата Казан дәүләт төзелеш-архитектура университетының архитектура һәм дизайн институты директор урынбасары, "Ямьле ил" проекты җитәкчесе Карина Нәбиуллина. Комплекста ял итеп, бер үк вакытта спорт белән шөгыльләнеп сәламәтлекне дә кайгыртып булачак. Проектчылар өлкәннәрне дә, коляска белән йөрүче яшь әниләрне дә, җәяүлеләрне дә онытмаган. Мемориаль комплексны исә ял итү, күңел ачу мәйданчыгыннан агачлар аерып торачак. Шулай да, проект эше белән танышырга килгән җирле халык паркның мемориаль комплекс буларак сакланып калуын сорый.

Тулырак Язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев