Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхрахман Якуп улы Якуповка 90 яшь тулды
Җиргә яз килү белән Бөек Җиңү көне якынлашып, илебез азатлыгы өчен яуда, тылда фидакарьләрчә көрәшкән ветераннарыбызга олы хөрмәт хисләре тагын да арта. 90 һәм аннан өлкән яшьтәгеләргә юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшыру ветераннарыбызга булган олы ихтирамның бер чагылышы. Әлеге мәртәбәле бүләккә 18 апрельдә Язлы Арташ авылында яшәүче...
Җиргә яз килү белән Бөек Җиңү көне якынлашып, илебез азатлыгы өчен яуда, тылда фидакарьләрчә көрәшкән ветераннарыбызга олы хөрмәт хисләре тагын да арта. 90 һәм аннан өлкән яшьтәгеләргә юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшыру ветераннарыбызга булган олы ихтирамның бер чагылышы. Әлеге мәртәбәле бүләккә 18 апрельдә Язлы Арташ авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхрахман Якуп улы Якупов та лаек булды.
Фәтхрахман абый дөньяның ачысын-төчесен күп татый. Сугыш афәте балалык чорыннан башланып, үсмер елларга барып тоташа. Бу елларның ачы хатирәләре Фәтхрахман абый күңелендә һаман да саклана. 1944 елның октябреннән 1951 елның апреленә кадәр Полярный шәһәрендә диңгез флотында хезмәт итә. 1952 елда алар авылдаш кызы Нурлыбанат белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ике кыз, ике уллары тормышта һәрберсе үз урыннарын табып, матур гомер итәләр.
Фәтхрахман абый 40 ел «Саба» совхозында умартачы булып эшли. Бүгенге көндә улы Тәлгать, килене Вәсимә гаиләсе тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Аллаһ озын гомер белән бүләкләгән бабайның сигез оныгы, сигез оныкчыгы бар. «Әти-әниебезнең тырышлыгы, эшчән булулары аркасында без мохтаҗлыкны күреп үсмәдек. Безне дә хезмәтне сөяргә өйрәттеләр. Бик тәртипле, барыбызга үрнәк булып яшәделәр. Инде әниебез арабызда юк, әтиебезне һаман да сагынып кайтабыз.
Әти гармунда уйнап, әниебез «Яшь наратлар» көенә җырлый торган иде. Шул чаклар искә төшеп, бик сагындыра», - ди Шәмәрдәндә яшәүче кызлары Айсылу. Фәтхрахман абыйның балаларына әле әтиләренең күңел җылысын озак еллар тоеп яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев