Бер сутыйда - 100 квадрат [+фото]
Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланырга 8 көн вакыт калып бара.
Бу чара барыбызга да диярлек кагылышлы булганлыктан, аңлату эшләре дә мөһим. Чөнки 1 июльдән 15 августка кадәр исәп алучылар авылларда барлык йортларны йөреп чыгачаклар. Ә шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә шәхси йорты белән яшәүче хуҗалыкларга керү сайлап алу тәртибендә генә үткәрелә. Исәп алучыларны махсус экипировка яисә логотип беркетелгән кояштан саклаучы козырек һәм сигналлы җилетлардан танып булачак. Районда әлеге кампания барышында барлыгы 27 хезмәткәр эшлиячәк, шуларның 19ы сан алучы. "Аларның төп бурычы - авыл хуҗалыгы исәпкә алу эшен оештыру, үткәрү һәм нәтиҗә ясау, - ди Федераль дәүләт статистика хезмәтенең республика территориаль органы Саба районы бүлеге баш белгече-эксперты Руслан Сафин.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев