Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Безнекеләр беренче унлыкта!

Икшермә кадет мәктәбе-интернатының "Туризм" берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар укытучы Илнат Хәсәнов җитәкчелегендә Азнакай районының Актүбә бистәсендә үткәрелгән LXII республика туристик слетында катнаштылар.

Балалар бер атна дәвамында спорт картасы һәм компас ярдәмендә урында билгеләнгән контроль пунктларны таптылар, катлау­лы маршрутларны үтәргә, топография билгеләрен танырга өйрәнделәр. Шулай ук программага капитаннар һәм төбәкне өйрәнү конкурслары да кертелгән иде. Кадетлар слет йомгаклары буенча беренче унлыкка керделәр, Илнат Хәсәнов укучылар өчен тудырган бивакны Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле аеруча уңай бәяләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев