Бүген кич, җомга көн тәмамланып, кояш баеганнан соң, ахшам намазына азан әйтелү белән бөтен мөселман дөньясында изге Рамазан ае үз көченә керә!
Хөрмәтле динкардәшләр, райондашлар! Сезне Аллаһы Тәгаләнең кешелеккә - изге Коръән-Кәримне бүләк иткән ае - изге Рамазан белән тәбриклибез.
Бүген кич, җомга көн тәмамланып, кояш офык артына кереп баеганнан соң, ахшам намазына азан әйтелү белән бөтен мөселман дөньясында изге Рамазан ае үз көченә керә. Әһле Ислам бер-берсен олуг бәйрәм белән котлап, кул бирешәләр, изге теләкләр телиләр (чөнки ураза аеның һәр көне шатлыклы Ифтар һәм мөселманнарга күп файда бирүче Тәравих намазлары белән тәмамлана) Безгә бирелгән олы форсатны - гөнаһлардан тәүбә итеп, үкенеп, Аллаһы Тәгаләдән кичерүне сорап гыйбадәт кылып, ураза тотып, олуг әҗерләргә ирешү мөмкинлеген кулларыбыздан ычкындырмыйк. Тәравих намазларына да йөрергә тырышыйк. Рамазан - ашау-эчүдән тыелу гына түгел, ул яман гадәтләрдән арыну, аеруча гайбәт сөйләүдән, күзләрне, колакларны хәрам күренешләрдән, начар сүзләрдән саклау, төрле азгын хисләрдән дә тыелу ае.
Аллаһ Субханә вә Тәгалә һәрбарчабызга хәерле сәламәтлекләр, иман ныклыгы, гыйбадәтләребездә ихласлы булу мөмкинлекләрен насыйп итсен. Рамазан ае файдалы үтсен!
Район мөхтәсибәте,
Саба җәмигъ мәчете
имамлыгы.
У |
разаның беренче ун көне - рәхмәт көннәре булса, икенче ункөнлеге-гөнаһларның гафу ителә торган,ә өченчесе ут газабыннан котылу көннәре дип санала. Уразада иман һәм ният шарттыр. Ниятсез ураза булмас. Ураза - гыйбадәт нияте белән тәүлекнең билгеләнгән вакытында (иртәдән башлап кояш батканга кадәр) үзеңне ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәттән тыеп тору дигән сүз.
Ураза тотуның үз шартлары бар. Менә алар: камил акыллы булу (акылы зәгыйфьләр ураза тотмый, аларга фарыз түгел); балигъ булу, өлгергәнлек яшенә керү (балаларга ураза фарыз түгел); сәламәт булу (сәламәтлегенә зыян килерлек авыручылар ураза тотмас, үз җайлары белән тотар); даими урынлы булу, ягъни үзе яши торган җирдә тору, юлда булмау.
Рамазан аенда Ислам динендәге мөбарәк кичләрнең иң кыйммәтлесе - Кадер кичәсе (Коръән Кәрим шушы кичтә иңдерелә башлый) бар. Ул Рамазан аеның 20нче көненнән алып, 30нчы кичләренә кадәр вакытта булыр дип көтелә.
Түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:
1)борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту;
2)бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту (укол кадату);
3)якынлык кылу.
Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр мөстәхәб (мактаулы гамәлләр) булып санала:
1)таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Таң алдыннан сәхәр ашагыз,чөнки бу вакытта бәрәкәт бар» (Бохари);
2) Авыз ачуны соңга калдырмау;
3)Изге гамәл-гыйбадәтләрне арттыру;
4)Изге Коръәнне уку һәм ятлау. Пәйгамбәребез (с.г.в.) изге Рамазан аенда Коръәнне бик күп укый иде (Бохари).
Ураза выктында көндезен түбәндәге 10 төрле эшне кылу мәкрүһ (шелтәле) санала:
1)файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;
2)озак вакыт мунчада булу яки суга чумып коену;
3)ризык һәм сагыз чәйнәү;
4)берәр азыкка телне тидереп татып карау;
5)авыздан үбү;
6)ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;
7)авыруның артачагын белә торып ураза тоту.
Ураза тоткан кешегә түбәндәге 10 төрле эшне башкару дөрес санала:
1) сатып алыначак малны татып карау;
2)балага ризык чәйнәп бирү;
3)күзгә сөрмә тарту;
4)тешләрне пакъләү;
5)кан алдыру;
6)сөлек салдыру;
7)комган белән госел коену;
8)мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу.
УРАЗАГА НИЯТ КЫЛУ
Рамазан аенда ураза тотарга ният кылына һәм кояш чыкканчы 2 сәгать алдан сәхәр ашалып бетә. Ураза булачагына тел белән яки күңеле белән ният кылу тиештер.
«Нәүәйтү ән әсүмә саумә шәһри Рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисәл-Лилләһи Тәгаалә».
(Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен, ихласым илә ният кылдым, Рамазан уразасын тотмакка, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр).
Кояш баткач, уразаны тәмам кылганда, татлы җимешләр белән яки бер тәгам тоз йә су белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу сөннәттер.
Авыз ачканнан соң ошбу дога укылыр:
«Аллаһүммә ләкә сүмтү, вә бикә әәмәнтү, вә галәйкә тәүәккәлтү, вә галәә ризкыйкә әфтартү, фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү вә мәә әххартү».
«Әй, Аллаһу, ошбу уразамны мин Синең ризалыгың өчен тоттым, вә мин Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым, вә Синең ризыгың илә авызымны ачамын. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһү, инде минем әүвәлге һәм соңгы гөнаһларымны да ярлыкагыл». Амиин.
Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, хөрмәтле дин кардәшләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев